+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 март 2023, 14:16

Фермер хуҗалыклары белән яңача эшләячәкләр

«Магнит» эре федераль челтәрләренең берсе Башкортстанда фермер хуҗалыклары белән эшләүнең яңа моделен - озак сроклы агроконтрактлар проектын гамәлгә ашыруны планлаштыра. Бу хакта төбәкнең сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев “Агрокомплекс - 2023” форумы кысаларында "түгәрәк өстәл" барышында хәбәр итте.

Фермер хуҗалыклары белән яңача эшләячәкләр
Фермер хуҗалыклары белән яңача эшләячәкләр

- Уңышны сату гарантияләреннән тыш, агроконтракт буенча эш аванслауны күздә тота: сәүдә челтәре тәэмин итүче гарантияләгән күләмдә алдан ук акчаның бер өлешен түли. Бу акчаларны чыгым материаллары, орлыклар сатып алу, техника әзерләү һәм башкалар өчен кулланырга мөмкин. Безнең кластер кысаларында фермерлар белән сәүдә челтәре арасында үзара хезмәттәшлек урнаштыруда һәртөрле ярдәм күрсәтергә килештеләр, - дип билгеләп үтте Алексей Гусев.

"Магнит" ваклап сату челтәренең контракт производствосы буенча департаменты директоры Виталий Фрикин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, федераль сәүдә челтәре 2016 елдан бирле үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре белән агроконтракт системасы буенча эшли, ул тәэмин итүнең гарантияләнгән күләме белән озак сроклы килешүләр төзи. Мондый поставкаларда фермер продукциясе өлеше 45 процент тәшкил итә.

- Хәзерге вакытта агроконтракт проектында төрле төбәкләрдән 90нан артык хуҗалык катнаша, - дип ачыклык кертте ул.

Чарада катнашучылар шулай ук фермерлык продукциясен ритейлга чыгару механизмнары турында фикер алыштылар.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: