+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 март 2023, 14:18

Май культураларын экспортлау арткан

2022 елда майлы культуралар экспорты, 2021 ел белән чагыштырганда, 6,8 тапкыр арткан.

Май культураларын экспортлау арткан
Май культураларын экспортлау арткан

Үсеш контрагент илләр тарафыннан җитен орлыкларына ихтыяҗ арту исәбенә булды, бу экспортны арттыруга китерде дә. Әйтергә кирәк, аграрийлар да вакыйгаларның мондый үсешенә әзер иде, 2022 елда җитен җитештерүне 2,5 тапкыр диярлек, 68,3 мең тоннага кадәр арттырдылар. Бу хакта "Азык-төлек продуктлары җитештерү" панель дискуссиясе барышында билгеле булды. Ул «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Агросәнәгать форумы-2023" мәйданчыгында узды.

- 2022 елда Башкортстанның азык-төлек товарларын 50 ил сатып алды. Алар арасында иң эре чит илләр исәбенә Казахстан, Беларусь, Үзбәкстан, Бельгия, Латвия, Төркия, Германия, Норвегия керде, - диде Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

2022 ел йомгаклары буенча республиканың агросәнәгать предприятиеләре чит илләргә 290 миллион долларлык 400 мең тоннадан артык төрле продукция китерделәр. Өч ел эчендә әлеге күрсәткеч 2,5 тапкыр арткан. Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауның үсеше авыл хуҗалыгы тармагын үстерү өчен мөһим, дип билгеләп үтте Русия Федерациясе Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: