+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 март 2023, 20:51

Аскында рапс эшкәртү яңа куәтләргә чыга

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Аскын районы буенча эш сәфәре вакытында рапс һәм бөртекле культуралар эшкәртү буенча «Олеокемикс» компаниясенең җитештерү комплексында булды.

Аскында рапс эшкәртү яңа куәтләргә чыга
Аскында рапс эшкәртү яңа куәтләргә чыга

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның мартында бу заводны төзү проектын республика Башлыгы үткәргән "Инвестчас"та хупладылар. Кертемнәрнең гомум күләме - 1,4 миллиард сум.

"Олеокемикс" компаниясе генеральный директоры Руслан Саматов, 2021 елда мәйданчыкта инвестпроектның 440 миллион сумлык беренче чиратын төзү тәмамланды, дип хәбәр итте, былтыр исә продукция җитештерә башлаганнар.

Чималның 80 процентын диярлек республика хуҗалыклары җитештерә, рапс бирегә Башкортстанның 21 районындагы 47 хуҗалыгыннан китерелә. Аны эшкәртүнең күләме - аена 500 тоннага кадәр. Киләчәктә компания үз кырларында да рапс үстерергә планлаштыра.

Фото: glavarb.ru

Аскында рапс эшкәртү яңа куәтләргә чыга
Аскында рапс эшкәртү яңа куәтләргә чыга
Аскында рапс эшкәртү яңа куәтләргә чыга
Аскында рапс эшкәртү яңа куәтләргә чыга
Аскында рапс эшкәртү яңа куәтләргә чыга
Аскында рапс эшкәртү яңа куәтләргә чыга
Аскында рапс эшкәртү яңа куәтләргә чыга
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: