+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 март 2023, 09:50

Авылдагы тыл ышанычлы!

Аграр тармактагы казанышлар илнең иминлеген тәэмин итә.

Авылдагы тыл ышанычлы!
Авылдагы тыл ышанычлы!
Башкалабыз Уфада дүрт көн дәвам иткән 33нче Халыкара “Агрокомплекс” күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы бүген үз эшен төгәлли. Билгеле, аның нәтиҗәләре турында әлегә әйтеп булмый. Әмма шунысы бәхәссез: өч дистә елдан артык Уфада уздырылган мәртәбәле чара үзенең дәрәҗәсе һәм мөһимлеге ягыннан Русиядәге иң зур аграр күргәзмә һәм тармактагы казанышлар мәйданы булып кына чикләнмәде, ә Халыкара статуска ия аграр форум буларак та үзен тагын бер тапкыр раслады. Көнбатыш илләренең икътисади кысымы шартларында Кытай, Кыргызстан, Көньяк Корея, Төркия һәм Беларусь Республикасыннан да дистәләгән аграр компания, абруйлы җитәкчеләр килүе, әлбәттә, Русиянең, шул исәптән Башкортстанның, авыл хуҗалыгы җитештерүе тотрыклы үсештә булуын дәлилләде.
Халыкара форум эше белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм республикага эш сәфәре белән килгән Русиянең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин таныштылар. Чара кысаларында башкаланың “Торатау” Конгресс-холлында Идел буе федераль округына керүче төбәкләрнең агросәнәгать комплексын үстерү һәм язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте.

Халыкара күргәзмәне ачу тантанасындагы чыгышында Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров илдә авыл хуҗалыгының зур куәткә ия булуын һәм республикада уздырылган чараның аграр тармакны үс­терү буенча төп юнәлеш­ләрне, үсеш перспективаларын бил­геләүче җитди фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы булуын ассызыклады.

— Русиянең авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә һәм аны эшкәртүдә мөмкинлекләре зур, — диде Хөкүмәт Рәисе. — Илебезгә карата кулланылган көчле санкция шартларында нәкъ авыл илнең азык-төлек хәвефсезлеген һәм алдагы үсешне, тотрыклылыкны билгеләүче көч булуын күрсәтте. Шуның өчен дә иле­бездә авыл хуҗалыгына булган дәүләт ярдәме һәрвакыт кирәк кадәр булачак. Максатлы ярдәм хезмәтне җиңеләй­түче инновацияләр кертүне дәртлән­дерергә, авылга яшь һәм төпле белемле белгечләрне җәлеп итәргә булышлык итә. Без Башкортстанда узган традицион аграр форумның аграр секторны үстерүдә стратегик юнәлешләр­не билгеләргә дә ярдәм итәчәгенә ышанабыз.

Белешмә. Республикада аграр юнәлештәге уку йортларын тәмамлап авылга эшкә кайтучыларга ярдәм итүче программалар уңышлы эшли. Әйтик, 35 яшькәчә булган белгечләргә арытаба өстәмә белем алу яисә торак сатып алу өчен республика казнасыннан 750 мең сумлык грантлар бирелә. Хезмәт базарындагы киеренкелекне йомшарту максатында кулланылган чаралар нәтиҗә­сендә 2,5 меңнән күбрәк кеше авылда эшкә урнаштырылды, 660 кеше өстәмә һөнәри белем алды.

“ВДНХ-Экспо” күргәзмәләр комплексында форум программасы кысаларында, дистәләрчә эшлекле очрашу, “түгәрәк өстәл”ләр, фикер алышу чаралары үтте.
Быелгы форумның темасы — “Русия авылының киләчәге”. Аграр чараларның үзәгендә, җитештерү белән беррәттән, авылга яшь белгеч­ләрне җәлеп итү, андагы социаль мәсьәләләрне хәл итүдә дәүләт ярдә­мен нәтиҗәлерәк куллану һәм, гому­мән, аграр тармакны модерниза­ция­ләү, санлаштыру проблемалары буенча фикер алышу булды.
Дүрт көн дәвамында барган чараларда илебезнең һәм Беларусь Республикасы төбәкләре һәм шәһәрлә­рен­нән 363 спикер катнашты һәм чыгыш ясады. Тематик “түгәрәк өстәл”­ләрдә һәм дискуссия мәйдан­чык­ла­рында аграр җитәкчеләр һәм белгеч­ләр токымчылык терлекчелеге, аграр җитештерүне техник һәм технологик модернизацияләү, агросәнә­гать клас­терлары булдыру, ит терлек­челе­ген­дә генетика казанышларын куллану һәм башка проблемалар буенча сөй­ләшүләр үткәрде.

“Агрокомплекс” программасында каралган эшлекле төп чара Русия авылының киләчәге, стратегик бурыч­лар, яшь лидерлар тәрбияләү проб­лемаларына багышланган конференция булды. Очрашуда катнашучылар алдында чыгыш ясап, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗа­лыгы министры Илшат Фазрахманов республикада аграр тармакны һөнәр ияләре белән тәэмин итүдәге тәҗрибә­ләр, авылда кече һәм урта малтабарлыкны үстерү, яңа эш урыннары булдыру буенча республика Хөкүмәте ярдәмендә күрелүче чаралар турында сөйләде.

Белешмә. 2019-22 елларда агросәнәгать тармагында кече һәм урта малтабарлыкка күрсә­телгән дәүләт ярдәме күләме 2,8 миллиард сумнан арткан. Шуның 1,1 миллиард сумы — “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси малтабарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында.

Әһәмияте ягыннан ил чикләреннән узган дәрәҗәле форум кунакларының чыгышлары да Башкортстан “мәйдан­чыгы”ның бәһасен күтәрде. Беларусь Республикасы делегациясе башлыгы, Гродно өлкәсенең башкарма комитеты рәисе урынбасары Виталий Невера, Русиянең Сөт җитештерүчеләр берлеге рәисе Артем Белов һәм башка кунак­ларның чыгышлары — моңа дәлил. Әйткәндәй, форум кысаларында Башкортстан Хөкүмәте белән Русиянең Авыл яшьләре берлеге арасында кул куелган килешүне дә тарихи вакыйга буларак билгеләргә кирәк. Мөһим документта Башкортстанның авыл терри­то­рия­ләрендә яшьләр сәясәтен тормышка ашыру юнәле­шен­дә игътибарга лаек чаралар бил­геләнде.

Әйтергә кирәк, һәр елдагыча кабатланган традицияләрне дәвам итеп, быел да республика аграр тармагының техник куәтен арттыруга мөһим өлеш кертүче ике объектны ачу тантанасы булды. Беларусь Республикасының Машина төзү заводына караучы предприятиесе белән берлектә Уфада “Фермер РБ-2023” тракторы чыгарыла башлады. Шулай ук, видеоэлемтә аша Стәрлетамак районында үзйөрешле “Чулпан-100” чапкычын җыя башлауга старт бирелде.
33нче Халыкара күргәзмә эше белән федераль аграр ведомство җи­тәкчесе урынбасары Андрей Разин һәм республика Башлыгы Радий Хәбиров таныштылар. Форум­ның дә­рә­җәле кунаклары биредә яңа чәчү техникаларын карады, аграр җитәкче­ләр, белгечләр белән аралашты. Очрашуда федераль министр урынбасары Башкортстан­ның Беларусь Республикасы белән төрле юнәлешләр буенча уңышлы хезмәттәшлек итүен билгеләде.

— “Агрокомплекс”та Русиядә эш­лән­гән техника үрнәкләре күп. Әкрен­ләп Башкортстан да үзенекен тәкъдим итә башлады. Әлеге вакытта мәсәлән, биредә байтак агрегат, деталь урын алган. Бу уңышлар, әлбәттә, инвесторлар белән нәтиҗәле эшлә­вебезне күрсәтә. Иң мөһиме — болар һәммәсе дә, Көнбатыштагы кайбер “дуслар” басымына карамастан, без­нең авыл хуҗалыгының ышаныч­лы алга баруын дәлилли, — диде Радий Хәбиров.

Кунаклар, шулай ук, туфрак эш­кәртү һәм чәчү комплекслары белән тәкъдим ителгән “Кировец” тракторларын карады. Быел җәй Белорус­сия­нең “АМКОДОР” предприятиесе “Уфа” индустриаль паркы мәйданында ашлык эшкәртү техникасы җитештерә башлаячак. Әлеге очрашуда Радий Хәбиров Андрей Разинга республикада елына 40 берәмлек шундый ашлык киптерү комплексы эшләнәчәге турында җиткерде. Әйтергә кирәк, әлеге заводта урнаштырыласы технологик җиһазларның 90 проценты Русиядә һәм Беларусь Республикасында эшләнгән.

Башкортстанның әлеге тугандаш республика белән уңышлы хезмәттәш­леген күрсәтүче тагын бер мисал бар. Узган елгы “Агрокомплекс” күргәз­мәсендә “Гомсельмаш” белән респуб­ли­каның Авыл хуҗалыгы министрлыгы арасында Башкортстанга 90 берәмлек ашлык һәм мал азыгы комбайны пос­тавкалау турындагы килешү­гә кул куел­ган иде. Республиканың “Агросила” предприятиесендә “Гомсельмаш” холдингының урып-җыю комбайны җыела башлады.
 
Андрей Разин, Русия һәм Башкорт­стан предприятиеләренең сынаулы шартларда да яңа сәүдә базары табуларын ассызыклады.
Конгресс-холлда федераль округ төбәкләренең ведомство һәм башка министрлык җитәкчеләренең очрашуында Радий Хәбиров Башкорт­станның аграр тармагын үстерү буенча күрелгән чаралар турында сөйләде, авыл хуҗалыгында җитештерүне үстерүдә билгеләнгән төп юнәлешләр белән таныштырды.

Олег Төхвәтуллин.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: