+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
24 март 2023, 10:32

Учалы районында азык сәнәгате үсешерме?

Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе потенциаль инвесторларга чираттагы ирекле инвестиция мәйданчыгын тәкъдим итте. Җир кишәрлегенең гомум мәйданы 1,73 гектар тәшкил итә. Биредә инвесторга сәнәгать-җитештерү эшчәнлеге алып барырга тәкъдим ителә.

Учалы районында азык сәнәгате үсешерме?Учалы районында азык сәнәгате үсешерме?
Учалы районында азык сәнәгате үсешерме?

- Тәкъдим ителгән мәйданчык потенциаль инвесторлар өчен шактый перспективалы вариант булырга мөмкин. Аерым алганда, мәйданчыкта «Учалы элеваторы» предприятиесе белән күршелек исәбенә азык-төлек сәнәгате өлкәсендә җитештерүне җайга салырга мөмкин. Җитештерү процессын инвестор мәйданчык территориясендә урнашкан биналарда оештыра ала. Аларның гомуми мәйданы 3,5 мең квадрат метр тәшкил итә, - дип билгеләде корпорациянең генеральный директоры Наил Габбасов. - Мәйданчык Башкортстанны һәм Чиләбе өлкәсен тоташтыручы «Учалы» тимер юл станциясенә һәм «Белорет - Учалы - Миәс» төбәк юлына якын тора. Бу факторлар логистика планында мәсьәләләрне хәл итүне шактый гадиләштерергә мөмкин.

Тәкъдим ителгән мәйданчык белән потенциаль инвесторлар онлайн-форматта виртуаль тур ярдәмендә таныша ала. 360-форматта панорамалы видеоязма урынга чыкмыйча гына кош очышы биеклегеннән мәйданчыкны өйрәнергә мөмкинлек бирә. Үсеш корпорациясе сайтында урнаштырылган виртуаль турда «Республика мәйданчыклары буенча виртуаль турлар» бүлегендә инвестиция мәйданчыгының техник һәм инфраструктура характеристикалары турында мәгълүмат күрсәтелгән.

Бүген ведомство сайтында 272 мәйданчык буенча 149 тур карарга була.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас