

"Республика игенчеләре язгы кыр эшләренә әзерләнә. Бүген инде 11 район уҗым культураларын (3018 га) һәм күпьеллык үләннәрне (2694 га) тукландыруга чыкты. Бу эшкә Бүздәк, Дүртөйле, Чакмагыш муниципаль районнары кереште, ә 22 район орлыкны агулау эшен башлады.
Уҗым культуралары көздән 319 мең гаектар җирдә чәчелгән, бу былтыргыга караганда 56 мең гектарга (яисә 21,3 процентка) күбрәк. Бүгенгә аларның 94 проценты яхшы (190,8 мең га) һәм канәгатьләнерлек (108,6 мең га) хәлдә дип бәяләнә.
Республика хуҗалыгы бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыклары белән тулысынча тәэмин ителгән. Чәчүгә 285 мең тонна (планга 101 процент) үзебезнең орлык хәзерләнгән (шуларның 41,6 мең тоннасы - элита һәм суперэлита сортлары). Көздән иминият фондлары (100 процентка, план - 38 мең тонна) һәм күчеш запаслары (93 процент, план - 88 мең тонна) салынган. Сатуга 77 мең тонна орлык бар, шуларның 40 мең тоннасы - элита орлыклар.
Хәзерге вакытта республика хуҗалыкларында туфрак эшкәртү бара, чәчү машиналарын ремонтлау төгәлләнеп килә, аларның техник әзерлеге 95 процент тәшкил итә. Техник тикшерүне 7 меңгә якын трактор, ягъни теркәлгәннәрнең 61 проценты узды", - диде бүгенге оператив киңәшмәдә республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Фото: pravitelstvorb.ru