+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
4 апрель 2023, 08:35

Белоруссия техника җитештерүчеләре Башкортстанга өстәмә ташламалар бирде

"Гомсельмаш", "Гомельагрокомплект" һәм "Гомель кою һәм нормаль заводы" Белоруссия компанияләре Башкортстан аграрийларына 5-10 процент күләмендә өстәмә ташламалар бирә.

Белоруссия техника җитештерүчеләре Башкортстанга өстәмә ташламалар бирдеБелоруссия техника җитештерүчеләре Башкортстанга өстәмә ташламалар бирде
Белоруссия техника җитештерүчеләре Башкортстанга өстәмә ташламалар бирде

- “Гомсельмаш”, “Гомельагрокомплект” компанияләре белән килешүгә без 2022 елның октябрендә Гомель өлкәсе делегациясенең Башкортстанга эш сәфәре кысаларында кул куйдык. Нәтиҗәдә ашлык җыю комбайннарының машина комплектларына 10 процент ташлама һәм сөт терлекчелеге өчен җиһазларга 5 процент ташлама бирелде, - диде республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - "Гомель кою һәм нормаль заводы" белән ташламалар турында Минскида, Башкортстан рәсми делегациясенең Белоруссиягә эш сәфәре кысаларында килештек. Килешү буенча завод башкорт аграрийларына машина комплектларына 10 процентка кадәр ташлама һәм ургычларга запас частьләр бирә.

Тармакны актив техник модернизацияләү 2023 елның чәчү кампаниясен үткәрү вакытын 2-3 көнгә кыскартырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте Илшат Фазрахманов республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә 3 апрельдә. Быел чәчү һәм туфрак эшкәртү агрегатлары 300 берәмлеккә күбрәк җәлеп ителәчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас