+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
9 апрель 2023, 10:55

"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү бик мөһим!"

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров һәм Русия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лут төбәктә "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү бик мөһим!""Авыл территорияләрен комплекслы үстерү бик мөһим!"
"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү бик мөһим!"

Раевка авылының яңа бистәсендә озак көтелгән мәктәп шулай ук әлеге программа кысаларында төзелгән. 8 апрельдә объектта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм Русия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лут булдылар.

375 урынлы мәктәп төзелеше 2021 елда башланган, хәзер объект эксплуатациягә әзер һәм беренче укучылар инде сентябрьдә үк кабул итәчәк. Кунаклар заманча технологияләр кулланып төзелгән яңа объектны карады. Өч катлы бинада 25 кабинет, зур ашханә, акт һәм спорт заллары, китапханә һәм ял итү зоналары бар. Мәктәпнең аерым территориясендә волейбол һәм футбол, йөгерү өчен махсус спорт мәйданчыклары урнаштырылган.

Мөһим объектлар каралгач, "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" программасы буенча киңәшмә дә булды.

- Бүген авыл хуҗалыгында заманча техника һәм алдынгы технологияләр кулланыла. Әмма инфраструктураны булдыру өстендә дә эшләргә кирәк, болар - мәдәни, спорт, белем бирү, - диде Андрей Назаров. - Авыл халкы өлеше 38 проценттан артып киткән республика өчен бу - 1,5 миллионнан артык кеше, авыл территорияләрен комплекслы үстерү бик мөһим. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәт белдерәбез. "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" программасын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле без анда актив катнашабыз. Шуның нәтиҗәсендә 9 ел эчендә 4210 гаилә бездә торак шартларын яхшыртты. 22 фельдшер-акушерлык пункты, 583 км суүткәргеч, 304 км газүткәргеч, 188 км юл, 146 авыл территорияләрен төзекләндерелде. Комплекслы торак төзелешенең 15 проекты гамәлгә ашырылды.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта әлеге программа кысаларында 1,3 миллиард сумга 69 объект төзелә. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы уздыра торган 2024-26 елгы проектларны конкурста сайлап алуга республикадан 20 проект җибәрелде. Аларның составындагы 72 объект 8,1 миллиард сумлык.

Әлшәй районы башлыгы Радик Мостафин, Хәйбулла районы башлыгы Рөстәм Шәрипов һәм Чакмагыш районы башлыгы Реканс Ямалиев аларга ышанып тапшырылган муниципалитетларда проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләделәр. Раевкадагы мәктәптән тыш, бу - Акъяр һәм Чакмагыш районындагы шундый ук уку йортлары.

Сәфәренә йомгак ясап, Оксана Лут Башкортстанның "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы кысаларында эшен югары бәяләде.

- Башкортстан программаны тормышка ашыру буенча 2020 елдан бирле лидер булып тора, - диде ул. - Төбәкнең күп кенә объектларын гамәлгә ашырдык. Өч мәктәпне төзүдә финалга чыгабыз, мәктәпкәчә дүрт учреждениегә капиталь ремонт үткәрелде. Ике ФОК төзибез, шуларның берсен (Борай районында) без бүген карадык. Бик яхшы нәтиҗә, анда шөгыльләнүче балаларны күрдек. Моннан тыш, анда Бөтенрусия авыл ярышлары финалын үткәрү турында килештек.

Планнар турында сөйләгәндә Оксана Лут ассызыклаганча, төбәккә 700 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Төп игътибар юллар төзелешенә, социаль найм буенча торак төзүгә һәм комплекслы торак төзелешенә биреләчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү бик мөһим!"
"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү бик мөһим!"
"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү бик мөһим!"
"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү бик мөһим!"
"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү бик мөһим!"
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас