+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
10 апрель 2023, 10:39

Орлык җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк

Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бөртекле культураларны җитештерү һәм сатуга чыгымнар өлешен компенсацияләүгә өстәмә акча бирү турында карар кабул ителде. Республика 462,6 миллион сум бүлеп бирә, акчалар апрель ахырына кадәр көтелә.

Орлык җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәкОрлык җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк
Орлык җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк

- Ашлык җитештерүчеләрне 462 миллион сумнан артык субсидияләү өчен беренче траншны республика алган инде, акчалар аграрийларга җиткерелә, эш апрель аенда тәмамланачак, - диде республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Өстәмә федераль акчалар безнең аграрийлар өчен зур ярдәм булачак, бигрәк тә 2022 елгы рекордлы уңыш аркасында хуҗалыкларда ашлыкның зур запасларын исәпкә алып, әлегә бәяләр түбән булганда.

Исегезгә төшерәбез, бөртекле культураларны җитештерү һәм сатуга субсидияләр Русия аграрийларына 2021 елдан бирелә. 2022 елның 1 сентябреннән әлеге төр дәүләт ярдәмен алучылар ашлык үстерү һәм эшкәртү продуктларының федераль дәүләт мәгълүмат системасында теркәлергә тиеш.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас