

Төбәк хуҗалыклары алдында быел сабанашлык культураларын 64 мең гектарда чәчү бурычы тора, шулардан 44 мең гектарга якын мәйданны бөртеклеләр били. Башка еллардагы кебек, иртә бөртеклеләр чәчүне быел да районның иң эре хуҗалыклары “Башкорт-агроинвест” һәм “Благовар” токымлы кошчылык заводы игенчеләре башлап җибәрде.
“Благовар” кошчылык заводында да кыр эшләренә заманча куәтле авыл хуҗалыгы техникасына җәлеп ителгән. Атап әйткәндә, быелгы басу эшләренә 42 трактор, 30га якын туфрак эшкәртү агрегаты һәм тагылма инвентарь әзерләнде. Югары җитештерүчәнле авыл хуҗалыгы машиналары механизаторларга агротехник чаралардан дым каплату һәм туфрак әзерләүне тиз арада башкарып чыгарга ярдәм итте.
Ниһаять, көннәр җылыту белән чәчү агрегатлары басуга чыкты, бу эшне заманча өч чәчү комплексы алып бара. Тәүге көнне үк ике агрегат тарафыннан 90 гектарда — борчак, 65 гектарда сабанашлык бодай чәчелде.
— Эш күрсәткечләренең алдагы көннәрдә тагын да артачагына шикләнмибез, — ди “Благовар” заводы директоры Ринат Котышев. — Ни өчен дигәндә, заманча агрегатларның техник мөмкинлекләре зур, мәсәлән, сменага бер комплекс ким дигәндә чәчәргә сәләтле. Әле алар иртә таңнан кич караңгы төшкәнче эшләтелә, димәк, җитештерүчәнлек тә арта. Гомумән, әлеге чәчү комплекслары быел да ышанычны аклар, дип ышанабыз.
Комплексларга идарә итү тәҗрибәле механизаторларга тапшырылган, Александр Гончарук — шуларның берсе. Ул кошчылык заводында 2014 елдан бирле эшли, яшь булса да, уңганлыгы һәм тырышлыгы белән алдыра, көндәлек хезмәт нормасын 150 процентка үтәп килә.
Заводның чәчүлекләр мәйданы 10 мең гектар тирәсе, быел бөртекле культураларны 5 мең гектарда үстерү планлаштырыла, сызма техник культуралардан 1200 гектарда көнбагыш чәчәсе бар. Эш күләме шактый зур, әмма заманча техника ярдәме белән язгы чәчүне кыска вакытта һәм сыйфатлы башкарып чыгачакларына шик юк.
“Башкорт-агроинвест” җәмгыятендә хәзерге чорда дүрт бүлек исәпләнә, районның сөренте мәйданнарының 60 проценты тирәсе алар карамагында. Хуҗалыкта тулы куәтенә бөртеклеләрдән борчак һәм бодай чәчү бара, аны 10 чәчү комплексы башкара. Тоташ алганда исә, биредә 20 чәчү комплексы тупланган. Сызма культуралардан шикәр чөгендере һәм көнбагышка махсуслашкан чәчү комплекслары да эшкә тотынды.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.