

И. Ялалов крестьян-фермер хуҗалыгы — районда гына түгел, бөтен республикада иң уңышлы эшләүчеләрнең берсе. Мең гектардан артык мәйданда үстерелгән элита орлыкларны Башкортстан, Татарстан, Ырынбур һәм Курган өлкәләре аграрийлары сатып ала һәм аларның даими клиентлары булып кала.
Әтисенең һөнәрен дәвам итүче Илдар Ялалов хуҗалыкның төп эш юнәлешен – орлык җитештерүне саклап кына калмыйча, аны елдан-ел киңәйтү белән мәшгуль. Соңгы елларда орлык җитештерү барышы тулысынча яңартылган, биналар реконструкцияләнгән, хуҗалыкта ел саен 12 миллион сумлык техника һәм җиһазлар сатып алына. Илдар Фирдәвис улы билгеләвенчә, хуҗалык техниканы тулысынча үз исәбенә яңарта.
Шуны да әйтергә кирәк, хуҗалыкта ел саен демонстрацион чәчүлекләр үстерелә, авыл хуҗалыгы культураларының төрле сортлары төбәк шартларына җайлашуын, югары уңыш бирү мөмкинлеген билгеләү буенча сынаулар үтә. Хуҗалык Башкортстан, Татарстан, Ульяновск өлкәсе авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтлары белән тыгыз элемтәдә эшли.
Быел 1200 гектар сөренте мәйданнарның 500 гектарына бодайның яңа “Никон”, “Хәзинә”, 350 гектарга арпаның “Тевкеч”, 200 гектарга карабодайның “Землячка”, 100 гектарга солының “Канкур”, 20 гектарга борчакның “Салават”, 30 гектарга сояның “Арктика” сортлары чәчеләчәк.
Бүгенге көндә И. Ялалов хуҗалыгында эшләр кызу бара. Борчак чәчүдә Илшат Нәбиуллин, культивацияләүдә Айдар Хаҗетдинов, Рамил Закирҗанов ал-ял белми эшлиләр. Арпа чәчүдә “К-700” тракторына тагылган яңа “Кузбасс” чәчү комплексында Ришат Кенәзханов тырышлык сала.
Гүзәл Фәтхуллина.
Илеш районы.