+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
19 Мая 2023, 04:47

“Азат” – финиш сызыгында!

Федоровка районындагы алдынгы хуҗалыкта иртә культураларны соңгы гектарларда чәчәләр.Районның “Азат” җәмгыятендә 12 майда без булганда иртә культураларны 900 гектарда чәчәселәре калган иде.

“Азат” – финиш сызыгында!“Азат” – финиш сызыгында!
“Азат” – финиш сызыгында!
23 апрельдән 11 майга кадәр “Амозоне” чәчү комп­лекслары таккан ике “К-744” тракторы һәм дүрт “Беларус” хуҗалык басуларында ике сменада тәүлек әйләнәсенә чәчте. Шул рәвешле 12 майга чәчү эшләрен 80 процентка төгәл­ләдек. Төнлә башланган көчле яңгыр эшне беразга туктатып торырга мәҗбүр итте, шуңа да механизаторлар да, куәтле техника да бүген “ял итә”. Әмма без моңа сөенәбез генә, чөнки җир дымга туенып калачак. Көннәр утыру белән янә эшкә тотынып, чәчүне бер атнада тәмамларбыз, дип торабыз, – диде, хуҗалыкта эшләр торышы белән таныштырып, “Азат” җәмгыяте җитәкчесе Азат Әминев.
Куәтле басу техникасын биредә үз һөнәренең осталары булган алдынгы механизаторлар Вилдан Халитов, Степан Селяев, Айдар Усманов һәм Илдар Кинҗәгулов иярлиләр. “Амозоне” чәчү комплексы тагылган “К-744” тракторларында алар ике сменада тәүлек әйләнәсенә чәчә һәм бүген инде соңгы гектарларда эш алып баралар. “Беларус” тракторларында эшләүче басу батырлары Тәлгать Дашкин, Илдус Сөяргулов һәм Геннадий Антошкин да гомум эшкә зур өлеш кертә. “КамАЗ” води­тельләре Ринат Дашкин, Олег Асабин, Иван Сальников һәм Василий Евдокимов исә тәүлек әйләнәсенә берөзлексез чәчү комплексларын җитәрлек күләмдә ашлама һәм орлык белән тәэмин итеп тора.

Әйткәндәй, хуҗалыкта быел 720 тонна аммиак селитрасы һәм 150 тонна аммофос ашламасы сатып алынган. Шул рәвешле һәр гектарга 100 килограмм күләмендә ашлама кертелгән. Ә бу инде быел да мул уңыш үстереп алу өчен төп шартларның һәм нигез­ләр­нең берсе булып тора.
Яңа уңыш язмышы өчен җан атучы хуҗалыкның Югары Явыш бүлекчәсе идарәчесе Алмаз Гобәйдуллин һәм инженер Евгений Данилов та бу көннәрдә, чын мәгънәсендә, янып эшлиләр. Техниканың төзек һәм өзеклекләрсез эш­ләве дә, хезмәтне оештыру да, хуҗалыкның оста пешек­челәре Нурия Дашкина һәм Светлана Зазуленко әзерләгән ашлар белән басу батырларын сыйлау да, башка күпсанлы мәсьәләләр дә алар җавап­лылыгында.
– Кайсы егетне генә алсаң да, үзенә йөкләтелгән бурыч­ларны җиренә җиткереп башкара. Әфарин аларга! – диде бу уңайдан Азат Әминев.
Хуҗалык җитәкчесе бел­дерүенчә, 1760 гектарда көз­дән чәчелгән уҗым культуралары да яхшы кышлаган һәм мул уңыш вәгъдә итә. Шул рә­вешле, бу көннәрдә иртә культуралар чәчүне тәмам­лаучы “Азат” җәмгыяте уңган­нарына 450 гектарда кукуруз чәчәсе генә кала. Биредә бул­ган куәтләр бу эшне дә бик кыска агротехник срокларда башкарып чыгу мөмкинлеге бирә.

Менә шулай тырыш һәм фидакарь хезмәт белән “Азат” җәмгыяте уңганнары яңа уңышларга, яңа казанышларга юл яра. Көзен, салган хезмәт­ләренең югары нәтиҗәсен кү­реп, сөенергә язсын аларга!

Илдар Фазлетдинов.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас