Сер түгел, хәтта “органик игенчелек” тарафдарлары булган фермерлар да минераль ашламалар һәм пестицидлар кулланудан баш тартмый. Чөнки алар югары табыш алырга ярдәм итә. Әгәр авыруларга һәм корткычларга каршы препаратлар кулланмасаң, уңыш түбәнрәк була, керем алу кими. Фермер беркайчан да үз-үзенә зыян китереп эшләмәячәк.
Белешмә. Әмма базардан продукция сатып алганда, фермер җитештергәненә өстенлек бирергә кирәк. Чөнки аларның барлык азыгы, шул исәптән яшелчә-җимешләре дә гадәттә катгый регламентка нигезләнеп үстерелә. Ә инде һәвәскәр бакчачылар күп очракта минералларны куллану тәртибен, таләпләрен төгәл үтәми. Еш кына яшелчәне сатуга чыгарыласы көнне дә эшкәртергә мөмкиннәр.
Үз мәйданнарын бары тик тирес белән генә ашлаучыларга тулысынча ышанырга буламы? Кызганычка каршы, бары тик органик тирес кулланылып үстерелгәне кеше сәламәтлеге өчен хәвефсез, чөнки ул нитратсыз үстерелгән, дигән фикер дөреслеккә туры килеп бетми.
Нәрсә ул экологик җир эшкәртү?
Бу — яшелчә һәм җиләк-җимешне химик ашламалар һәм пестицидлар кулланмыйча үстерү технологиясе. Европа илләрендә һәм АКШта экологик игенчелек алга киткән. Русиядә дә, җир эшкәртүдә бернинди дә химик матдәләр кулланылмаган фермалар барлыкка килде. Бәясе югары булуга карамастан, сәүдәдә аларның продукциясенә сорау бар. Мондый “биологик” ризык сатып алганда, кешеләр аны тәмлерәк кенә түгел, ә сәламәтлекне сакларга һәм арттырырга ярдәм итә, дип уйлый.
Яшелчәләр ничек туклана?
Органик игенчелек белән шөгыльләнергә телисез икән, уңышның гадәттәгедән күпкә түбәнрәк булачагын истән чыгармагыз, чөнки ул химия белән “тукланмый”. Шуңа күрә, уңышны бу очракта өстәмә җир мәйданнары исәбенә генә арттырып булачак.
Чынлыкта “чиста” ризык гадәти ризыктан аерыламы? Юк икән шул! Үсемлекләр дә шул ук нитратлар, фосфатлар, натрий, кальций һәм дистәләгән башка органик булмаган ионнар белән туклана. Үсемлек тирестән алган нитратларның химик составы аларның шул ук аммиак селитрасыннан алган нитратлардан бөтенләй аерылмый. Гадиләштереп әйткәндә, үсемлек сусыз гына түгел, нитратларсыз да яши алмый.
Химик ашламалар, тирә-як мохитне пычратып, зур зыян сала дигән фикер дә бар. Аларны дөрес кулланганда һәм туфракка аны билгеле таләпләрне үтәп керткәндә, экологиягә һич тә зыяны юк, ди галимнәр. Алар артык күләмдә кулланылганда гына экологиягә зыян китерергә мөмкин. Ләкин туфракка бик күп органик ашлама керткәндә, үсемлекләр “янып бетәчәк” яки җимеш урынына, сабакка үсәчәк. Моннан тыш, тирес белән кирәгеннән күбрәк тукландырылган яшелчәләрдә, “химия” белән туендырылган яшелчәләргә караганда, нитрат күләме күбрәк була.
Пестицидлар зыянлымы?
Чыннан да, аларның күбесе кеше сәламәтлеге өчен агулы. Сәбәбе — аның концентрациясендә. Мәсәлән, Кара диңгездә цианид тамчысын эретсәң, ул Геленджикта ял итүчеләрнең үлеменә берничек тә тәэсир итмәячәк. Шунысын да онытмагыз: без яшелчә һәм җиләк-җимештәге пестицид калдыкларыннан түгел, ә “табигый” химик кушылмалардан күпкә күбрәк токсиннар алабыз. Эш шунда, үзләрендә агуларны синтезлаучы үсемлекләр дә бар. Әйтик, кишер һәм кәбестә корткычтан берничек тә үзе котыла алмый, шуңа күрә эволюция барышында бу яшелчәләр агулар синтезларга “өйрәнгән”. Мәсәлән, кишердә каротатоксин агуы бар. Ул нерв системасына тәэсир итә. Ә апельсинда һәм кара борычта лимонин канцерогены бар. Алма, бәрәңге, йөзем һәм кофеда канцерогенлы кофе кислотасы бар. Бу агуларның бөҗәктәге корткычларны юк итәргә көче җитә, ә микъдары аз булганлыктан, кеше сәламәтлеге өчен куркыныч була алмый. Белгечләр исәпләвенчә, без көн саен 1,5 граммнан күбрәк “табигый” пестицид ашыйбыз. Һәм бу ясалма пестицид белән эшкәртелгәннән соң яшелчә яки җиләк-җимештә калганнан 10 мең тапкыр күбрәк. Кеше организмы әлеге “агу”лар белән үзе дә көрәшергә сәләтле һәм шунлыктан алар сәламәтлеккә зур зыян китерә алмый. Безнең бавыр табигый һәм синтетик пестицидлар белән җиңел эш итә.
Шуңа күрә, эш химия белән эшкәртелгән яисә натураль ризыкта түгел, барысы да аларның күләменә, куллану тәҗрибәсенә бәйле.
Йомгаклап шуны әйтергә була: ашламаны органик булсынмы ул, минеральмы, чама белеп кулланырга кирәк. Җирне ашлаганда черемәгә генә өстенлек бирүнең дә, аларны куллану таләпләрен төгәл үтәмәүнең дә зыянлы булуы ихтимал. Экологик яктан чиста ашлама дигән төшенчә, гомумән, сак эш итүне сорый. Яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасында уңышны арттыруда һәр икесенең дә файдасын күрә белергә кирәк.
Али СӘЙФУЛЛИН әзерләде.