Салават Флүр улы Насыйров җитәкләгән хуҗалыкта уҗым культуралары быел 550 гектарны били. Аның төп өлешен арыш һәм көзге бодай тәшкил итә.
— Арышны, гомумән, уҗым культураларын пар җиренә һәм мөмкин кадәр күбрәк тирес кертелгән басуларга чәчәргә тырышабыз. Әнә күрәсезме, тирес керткән басуда уҗымнар ничек күкрәп күтәрелеп килә! — диде ямь-яшел хәтфә арыш мәйданнарына күрсәтеп, Салават Флүр улы.
Һәм, иң мөһиме, уҗым культуралары елның-елында мул уңыш белән дә сөендерә. Шуңа да алдагы елга аның мәйданнарын тагын да арттырып, 600 гектарга җиткермәкчеләр. Моның өчен тиешле пар җирләре калдырылган.
Язгы чәчү дә районда алдынгы крестьян-фермер хуҗалыгында оешкан төстә бара. 12 майда хуҗалыкта без булганда барлык мәйданнарның 60 процентка якын өлешендә, ягъни 1229 гектарда язгы чәчү эшләре башкарылган иде.
— Чәчү структурасына килгәндә, быел 1000 гектарны — язгы бодай, 400 гектарны — көнбагыш, 300 гектарны — солы, 57 гектарны — нут борчагы, калган җирләрне күпьеллык үләннәр биләячәк. Гомумән, язгы чәчү өчен 2300 гектар чамасы җир каралган булса, әлегә 1000 гектардан күбрәк басуларда эш башкарасы калды. Бүген-иртәгә көтелгән яңгырлардан соң көннәр утырып киткән очракта, безнең өчен бу атна-ун көнлек эш күләме, — диде чәчү барышы белән таныштырып, Салават Насыйров.
Гомумән, чирек гасырга якын крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкләүче Салават Флүр улы белдерүенчә, аның чәчүлекләре урнашкан Федоровка районының Балыклы авылы территориясендә 9 майдан алып 15 майга кадәр аралыкта бер елны да яңгыр яумый калганы юк икән. Һәм нәкъ шушы яңгыр хәтта иң корылыклы саналган елларда да уңыш язмышын хәл итә дә инде. Шуңа да тәҗрибәле фермер без килгән көнне ишеп яуган яңгырның эшләрне тоткарлавына һич борчылмыйча, аны фәкать югары уңышка юрады.
Хәер, Салават Насыйровка чәчү бетмәгән, дип борчылырга сәбәп тә юк. Тәҗри-бәле механизаторлар Виталий Архипов, Арсентий Архипов, Мидхәт Әбубәкиров, Мидхәт Төхвәтуллин, башка басу батырлары иярләгән бер “К-700”, ике “Т-150”, өч “Беларус”, бер “ДТ-75” тракторлары өчен калган мең гектар мәйданда чәчеп чыгу берни дә тормый. Фермер тарафыннан орлык һәм ягулык-майлау материаллары да җитәрлек күләмдә хәстәрләнгән. Бәлки, нәкъ шуңа күрә дә материал матбугатка әзерләнгән вакытта “Ясаклы” хуҗалыгыннан язгы чәчү эшләренең ахырына якынлашуы турында шатлыклы хәбәр алдык.
Үсемлекчелек, крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлегендә мөһим юнәлешләрнең берсе булса, Салават Насыйров атлары белән дә район һәм республика күләмендә дан тота. Бүгенге көндә хуҗалыкта 170 баш елкы малы һәм ит токымлы 50 баш эре мөгезле терлек асрала. Терлекчелек тармагы өчен тулысынча диярлек Салават Флүр улының уң кулы булган хезмәттәше Фәйрүз Халиков җавап бирсә, җәйге чорда хуҗалыкта уңышлы файдаланылучы электр көтүчеләре дә зур ярдәмгә килә.
— Моңа кадәр атларны сату белән мавыкмасак, былтыр җәмгысы 80 баш елкы һәм сыер малы саттык. (Сүз уңаеннан, без сөт җитештермибез, итчелек юнәлешендә махсуслашабыз, бозаулар тугач та сыерларга кушыла.) Аңлашыла, ит җитештерү хуҗалык өчен мөһим табыш чыганакларының берсе булып тора. Бу җәһәттән, бездә кымыз һәм казылык җитештерү дә ярыйсы ук яхшы үсеш алган. Кымыз эшләү цехын тормыш иптәшем Римма Таһир кызы җитәкли. Әзер продукцияне сәүдә нокталарына да чыгарабыз, өйдән дә килеп алалар, — диде терлекчелек юнәлеше белән таныштырып, Салават Флүр улы.
Киләчәктә исә Салават Насыйровның уй-максатлары бияләр санын әлеге 60 баштан тотрыклы рәвештә 100 башка җиткереп, гомум елкы малы санын 200 баш дәрәҗәсендә тоту. Бүгенге көндә Мәләвез шәһәрендә белем алучы кече уллары Исламның исә шушы нигездә төбәктә агротуризмны үстерү буенча да анык планнары бар. Бу җәһәттән өлкән буын Насыйровларга да, аларның үсеп килүче кече буынына да барлык ниятләгәннәрен дә тормышка ашырырга язсын дип телик! Чөнки бу Насыйровларның гаилә бизнесы өчен генә түгел, районның, республиканың гомум аграр тармагы үсеше өчен дә бик кирәк!
Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.