+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
28 июнь 2023, 06:51

Авыл хуҗалыгында хезмәттәшлек мөмкинлекләре күп

Башкортстан башкаласында кичә Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумы кысаларында Союздаш дәүләтнең аграр сәясәте темасы, шулай ук АПКда хезмәттәшлекнең перспективалары турында фикер алыштылар.

Авыл хуҗалыгында хезмәттәшлек мөмкинлекләре күпАвыл хуҗалыгында хезмәттәшлек мөмкинлекләре күп
Авыл хуҗалыгында хезмәттәшлек мөмкинлекләре күп

Чара Башкорт дәүләт аграр университетында узды, анда тематик секция оештырылган иде. Русия ягыннан утырышның модераторы булып Русия Федераль җыелышы Федерация Советы комитеты рәисе Александр Двойных чыгыш ясады, Белоруссия ягын республика Милли җыелышының Төбәк сәясәте һәм урындагы үзидарә буенча даими комиссиясе рәисе Михаил Русый тәкъдим итте.

Ике илнең АПК өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүгә үз чыгышларын статс-секретарь - Русия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев һәм Беларусь Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Игорь Брыло багышладылар.

Башкортстан һәм Беларусь АПК предприятиеләренең үзара хезмәттәшлеге турында Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сөйләде. Ул Союздаш дәүләт вәкилләренә техник модернизацияләү, җиһазлар белән тәэмин итү өлкәсендәге хезмәттәшлекләре өчен рәхмәт белдерде, Белоруссия заводларының республика аграрийларына яхшы ташламалар бирүен билгеләп үтте.

- Мәсәлән, бүген Минск трактор заводы вәкилләре белән аралаштык, - диде ул. - Башкорт компаниясе базасында 200 ат көченә кадәр куәтле «Беларус» чылбырлы тракторларын җыю оештырылды. Безгә ул - бик кирәкле техника. "МТЗ" филиалы - Мозырск трактор заводы белән берлектә ел саен 150-200 трактор җыярга планлаштырабыз, безнең партнерлар машина комплектларын өзлексез җибәрүне җайга сала.

Шулай ук Илшат Фазрахманов Башкортстанда тиз һәм сыйфатлы итеп гамәлгә ашырылган “Амкодор-Агыйдел” заводы төзелеше буенча Белоруссия-Башкортстан инвестпроектын мисалга китерде. Предприятие Башкортстанда ашлык саклау һәм эшкәртү өчен авыл хуҗалыгы җиһазлары җитештерәчәк.

Чараның күпсанлы спикерлары чыгышлары тугандаш дәүләтләр хезмәттәшлегенең фәнни-техник, үсемлекчелек, терлекчелек, мәгариф юнәлешләренә багышланган иде. Аларның чыгышларын йомгаклап, Михаил Русый билгеләп үткәнчә, бүген барысы да дәүләтләрнең уртак үсеше өчен күп мөмкинлекләр булуын, моңа күпме көч салынуын күрсәтергә теләгән. "Безнең ике ил барысын да булдыра ала, импортны алмаштыру өлкәсендәге барлык проблемаларны һәм киртәләрне бетерергә мөмкин", - диде ул.

- Безнең илләрнең дөньяви базарларда перспективалары бик яхшы, без планетабыз халкының арта баруын, авыл хуҗалыгы җирләре санының кимүен күрәбез, бу безнең дәүләтләргә көндәшлеккә сәләтле булу өстенлекләрен бирә, - дип билгеләде Александр Двойных.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас