+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
28 июнь 2023, 12:57

"Россельхозбанк" безгә кыр эшләре барышында һәрвакыт ярдәм итә

"Россельхозбанк" идарәсе рәисе урынбасары Денис Константинов Уфада Русия Федерациясе Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белән сезонлы эшләр барышы турында фикер алышты.

"Россельхозбанк" безгә кыр эшләре барышында һәрвакыт ярдәм итә"Россельхозбанк" безгә кыр эшләре барышында һәрвакыт ярдәм итә
"Россельхозбанк" безгә кыр эшләре барышында һәрвакыт ярдәм итә

Очрашу Денис Константиновның Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумы эшендә катнашу өчен Башкортстанга визиты кысаларында узды. Анда "Россельхозбанк" топ-менеджеры санлы экосистема мөмкинлекләрен тәкъдим итте.

Илшат Фазрахманов сүзләренчә, республика аграрийлары чәчү кампаниясен уңышлы уздырган. Бу елда гомум чәчү мәйданы 2 миллион 900 мең гектарга якын тәшкил итте. Традицион рәвештә, 60 проценттан артыгын бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүлекләре тәшкил итә. Берьеллык үләннәр һәм шикәр чөгендере чәчү мәйданнары шактый арттырылган.

- Башкортстан үз авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең хезмәте белән горурлана ала, алар узган елда Русиянең бөтен тарихында иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте. Быел тагын да югарырак үрләр яулавыгызны телим. Банк ягыннан ышандыра алам: без төбәк аграрийларына уңышларга ирешүдә максималь ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез. Агымдагы ел башыннан "Россельхозбанк" аларга сезонлы эшләргә 2,3 миллиард сум бирде, бу узган елның шул ук чорындагы күрсәткечтән 15 процентка күбрәк. Шул ук вакытта кредитларның 90 проценттан артыгы ташламалы ставка буенча рәсмиләштерелде. Без Башкортстан агросәнәгать комплексының баш партнёры булуыбызга шат. Банкның бөтен эшләү чорында - 192,8 миллиард, шул исәптән 22,8 миллиард сум акча сезонлы эшләргә бирелде, - дип ассызыклады Денис Константинов.

Илшат Фазрахманов шулай ук республика фермерларына үз продукциясен сату буенча киң мөмкинлекләр бирә торган санлы экосистема эшләгән өчен банк җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

- Сезонлы кыр эшләрен башкару өчен төп акча чыганагы ташламалы кредитлар булды һәм кала бирә. Монда "Россельхозбанк"ның саллы ролен билгеләп үтү мөһим. Шулай ук, банк авыл ипотекасы механизмын гамәлгә ашыруда да төп роль уйный. Шуның нәтиҗәсендә Башкортстан 3нче ел рәттән продукция тапшыру күләме буенча алда бара. Займнар 4950 кешегә һәм аларның гаиләләренә торак шартларын яхшыртырга ярдәм итте, - диде ул.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас