«Авыл ипотекасы»ның максималь күләме ике тапкыр арттырылды: 3 миллионнан 6 миллион сумга кадәр.
Программаны киңәйтү турында карар Русия Хөкүмәте сайтында басылып чыкты. Димәк, ике тапкыр күбрәк русиялеләр авыл җирлегендә йорт яки фатир сатып алалачак, кредитны 3 процент ставкасы буенча рәсмиләштерәчәк.
Башкортстан традицион рәвештә «Авыл ипотекасы» бирү күләме буенча лидер. Русия Банкының республика буенча Милли банкы бүлекчәсе мәгълүматлары буенча, былтыр бу программа буенча төбәк халкына 2,1 млрд сумга 800дән артык кредит бирелгән.
Быелдан башлап "Россельхозбанк"та "Авыл ипотекасы"н 450 гаилә рәсмиләштергән дә инде, гомум суммасы – 1,2 млрд сум.
фото: m-strana.ru