Илдар Исхаков – районда яшь җитәкчеләрнең берсе, Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенә өч елга якын идарә итә. Әмма шушы чагыштырмача кыска вакыт эчендә халык аны үз итеп өлгергән, яше-карты арасында абруе зур.
– Мин бит читтән килгән кеше түгел, Борай егетемен. Кечкенәдән әти-әнием хезмәт тәрбиясе биреп, йөрәгемә туган якка карата сөю орлыклары салып үстерде. Шуңа күрә дә, мәктәпне тәмамлагач, бәхет эзләп чит җирләргә чыгып китмәдем, туган республикабыз башкаласында агроном һөнәрен үзләштердем дә үз районыма эшкә кайттым, – ди ул.
Олы Бадрак, Бәләкәй Бадрак, Силасау, Арсланбәк, Тукай, Берләч авылларын берләштерүче хуҗалыкта бүген 45 кеше эшли. Җәмгыятьнең 4500 гектар сөренте җирләре бар. Чәчү структурасында бодай, арпа, арыш, борчак, карабодай, вика, горчица төп урынны алып тора.
– Без, авыл хуҗалыгы тармагы эшчәннәренең, хезмәт нәтиҗәсенә табигать кәнсәләренең көйсезлекләре дә тискәре йогынты салмый калмый шул. Быел, мисал өчен, кыраулардан 95 гектар мәйданда чәчкән арпа зыян күрде, – ди җитәкче. – Борынны салындырып утырып булмый бит инде, яңадан чәчтек. Һәркайдагы кебек, быел безнең болыннарда да күпьеллык үләннәрнең массасы былтыргы күләмнән күпкә азрак. Тик, ничек кенә булса да, малларга җитәрлек күләмдә азык хәзерләү максаты белән чәмләнеп хезмәт сала игенчеләребез. Чабылган яшел масса басулардан Бадрак фермасы янындагы сенаж базына ташыла. Әлеге вакытта бу эшкә биш берәмлек техника җәлеп ителгән. Аларның һәркайсы көненә дистәгә якын рейс ясый. Печән хәзерләүдә исә унлап техника эшли.
Кайбер хуҗалыкларда малларны хәзер җәйләүгә чыгармый гына асрыйлар, ә менә ленинлылар элекке ысул белән эшләүгә өстенлек бирә. Җәмгыятьтә 1 меңләп кара-чуар токымлы мөгезле эре терлек исәпләнә, сыер көтүе дә, башмакларныкы да икешәр. Моннан тыш җәйләүдә бер көтү ат йөри.
– Көтүчеләребездән уңдык, – ди Илдар Хәкимҗан улы. – Аларның һәркайсы үз эшен яратып башкара, мал җанлы кешеләр. Венер Хасбатуллин, Фирдәвес Гатауллин, Рамил Шакиров, Җәүдәт Шәрипов, Рәзиф Маннанов, Борис Сәхәветдинов, Камил Хәйруллиннар ихлас күңелдән хуҗалыгыбызның сөт елгасы мул булсын, дип тырыша.
Җәмгыятьтә хезмәт салучыларның уртача яше – 45. Эшләгән кешегә бездә хөрмәт бар, лаеклы хезмәт хакы түләнә. Сыер савучыларыбыз Рита Ахунова, Лидия Логманова, Света Сәлимгәрәева, Ләйсән Шәрипованы да мактап телгә аласы килә.
Көндәлек савым бүген 2700 килограмм тәшкил итә. Продукцияне Илеш сөт комбинатына озатабыз.
Терлекчелек биналарын яңарту буенча да зур гына эшләр башкарган ленинлылар: ике ферманың түбәсе алыштырылып, биналар эченә капиталь ремонт үткәрелгән.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Борай районы.
Шул ук вакытта...
Борай районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүмат буенча, район хуҗалыкларында 8720 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 3618 баш сыер асрала. Көтүләр даими рәвештә токымлы маллар белән тулыландырыла. Быел ел башыннан гына да 150 баш токымлы терлек сатып алынган. Әлеге вакытта районда көндәлек савым 20 тонна тәшкил итә, бу былтыргы чор белән чагыштырганда, 4 тоннага күбрәк. Барлык хуҗалыкларда да бүген кызу рәвештә мал азыгы хәзерләү кампаниясе дәвам итә.
Рәсемдә: Илдар Исхаков.