Сыер малы тиресе составында үсемлеккә туклану өчен кирәк булган барлык элементлар да бар. Әмма ат тиресендә азот, фосфор һәм калий тагын да күбрәк. Аны көзен кертеп калдыру файдалырак. Исегездә тотыгыз: ат тиресен туфракка тирән күммиләр. Көздән җир өстенә таратылган ат тиресе язга кадәр таркала һәм микроорганизмнарга яхшы азык булып тора. Бер квадрат метрга 3-4 килограмм ат тиресе яисә 5-8 килограмм сыер тиресе кертергә киңәш ителә.
Шул ук вакытта, түтәл казыганда яңа кош тизәген, йорт куяны һәм кәҗә тизәген кертергә ярамый. Алардан башта компост эшләргә кирәк. Гадәттә, көздән әлеге органиканы аскы өлеше кара туфракка тимәслек итеп, кызыл балчык белән тыгызлап тигезләнгән мәйданга өяләр. Соңыннан аның өстен пычкы чүбе, салам белән каплап кую да яхшы. Дым әлеге өем эченә үтеп кермәсен өчен аны полиэтилен белән капларга да онытмагыз. Кышкы салкында яткан тиресне иртә яшелчә культураларны утыртканда файдаланалар. Әгәр бакча мәйданына черемә җитәрлек күләмдә кертелгән икән, башка төр ашлама кулланмасагыз да була.
Али Сәйфуллин әзерләде.
Фотолар Интернет челтәреннән.