+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
25 июль 2023, 04:50

Авыл ипотекасы кемнәргә бирелә?

Башка төбәктә яшәүче булса да, теләгән һәркем авыл ипотекасын ала ала. Заем алучыларга махсус таләпләр юк, банкларның стандарт таләпләре генә.

Авыл ипотекасы кемнәргә бирелә?Авыл ипотекасы кемнәргә бирелә?
Авыл ипотекасы кемнәргә бирелә?
Төбәктә авыл ипотекасын аккредитацияләнгән банклар бирергә хокуклы. Башкортстан халкы "Россельхозбанк"ка һәм "Сбербанк"ка мөрәҗәгать итә ала.

Моның өчен кирәк булачак:
  Русия гражданы паспорты
  СНИЛС
  ИНН
  керемнәрне раслаучы документ
  28 яшькә кадәрге ир-егетләрдән хәрби билет.

Русия Хөкүмәте ташламалы авыл ипотекасы программасы параметрларын киңәйтте. Һәм хәзер программада катнашучы барлык төбәкләрдә яшәүчеләр өчен кредитның максималь күләме 3 млн сумнан 6 млн сумга кадәр арттырылган. Программа Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә һәм Санкт-Петербургта гамәлдә түгел.

Нинди торак алырга мөмкин? Яңа төзелгән һәм икенчел. Әгәр икенчелне физик берәмлектән сатып алсаң, йорт - 5 елдан, ә төзүчедә 3 елдан искерәк булмаска тиеш. Барлык коммуникацияләрнең дә яхшы булуы мөһим - электр, су, канализация һәм җылыту.

Ипотеканы беренчел базарда 5 каттан да биек булмаган, 50 меңгә кадәр кеше яшәгән терәк торак пунктлардагы йортлардан фатир сатып алуга да алырга мөмкин.

Терәк торак пунктлар шәһәр агломерацияләре чикләреннән читтә урнашкан, алар базасында мәгариф өлкәсендә гарантияләрне гамәлгә ашыруны, медицина ярдәменә, мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтүләргә ирешүне һәм бер яки берничә муниципаль берәмлек территориясендә яшәүчеләрнең башка ихтыяҗларын тормышка ашыруны тәэмин итүче инфраструктураны тизләтелгән үстерү гамәлгә ашырыла.

Авылда теркәлү кирәкме? Әйе. Яңа йортка теркәлү һәм бу хакта банкка документ алып килү өчен ярты ел вакытыгыз бар.

Тулырак мәгълүмат Русия Хөкүмәте сайтында: http://government.ru/news/48955/

Торак мәсьәләләрендә бушлай ярдәм сервисы: спроси.дом.рф

#АңлатабызРФ
#АңлатабызБашкортостан


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас