Көннәрнең явымсыз һәм июльнең беренче яртысына кадәр гадәттәгедән эссе торуы республика аграрийларын киеренкерәк шартларда эшләргә мәҗбүр итә. Мал азыгы хәзерләү кампаниясенең иң кызган вакытында аерым районнарда инде уракка да төштеләр. Әйткәндәй, урып-җыю эшләре быел гадәттәгедән 10 көнгә иртәрәк башланса да, күпчелек районнарда печән хәзерләү һәм сенаж салу мәшәкатьләре төгәлләнеп килә.
Коры һава шартлары Кушнаренко районы хуҗалыкларына да сизелерек зыян салды. Моны биредә хәзерләнгән печән һәм силос күләменнән дә күрергә мөмкин. “Рассвет” хуҗалыгы, “Гыйльманов” һәм “Рамазанов” шәхси предприятиеләре, “Ханэ”, “Башкирское” һәм “Башагроген” җәмгыятьләре печән хәзерләүне төгәлләде. Плантацияләрдән, нигездә, беренче чабым алынды.
Район хуҗалыклары җәйнең беренче яртысындагы корылык шартларында кышлату чорына җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерли алачакмы? “Яшел масса” азрак тупланган очракта өстәмә нинди чаралар күреләчәк?
Район авыл хуҗалыгы идарәсе бу көннәрдә фронттагы штабны хәтерләтә. Дөресрәге, биредә җаваплы хезмәткәрдән башка кеше дә юк. Белгечләр барысы да хуҗалыкларда. Урыннарда ашыгыч мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтә алар.
— Районда әлегә бары тик кукуруз уңышына гына өмет бар, — ди авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Әнвәр Лотфуллин . — Күпьеллык һәм берьеллык үләннәрдән көтелгән массаны җыеп алалмадык. Люцерна һәм кәҗә үләне үсешен җәй башыннан салкыннар туктатты. Аннары явымсыз җәй печәнлекләребезне көйдерде. 10 июльдә көндез һава температурасы бездә 43 градуска җитте. Аграр тармакта 40 ел эшләп, мин мондый хәлне күргәнем булмады. Гектарыннан 80-100 центнер масса биргән берьеллык үләннәрнең уңышы быел 40 центнердан да артмады. Әлеге эссе һава торышыннан соң берничә көн элек башланган яңгырлар дәвамлы булганда икенче чабымга, кукурузга өмет бар.
— Әлегә фаразлап буламы: хуҗалыклар җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерли алачакмы?
— Шунысы көн кебек ачык: бу ел авыл хуҗалыгы өчен ифрат авыр. Әмма без читтән терлек азыгы сатып алмаячакбыз, дип уйлыйм. Узган ел районда һәр баш малга 42шәр центнер азык туплаган идек. Бу — әйбәт запас. Аграр предприятиеләрдә ачылмаган узган елгы силос, сенаж базлары бар. Гомумән, 20 мең тонна печән таләп ителә, аның узган елдагыдан калган 10 мең тоннасы бар. “Рамазанов” һәм “Рассвет” хуҗалыкларында силос запаслары зур. Сенаж белән дә шундый ук хәл. Исәпләүләргә караганда, узган ел тупланган мал азыгының 40 процентына якыны калды. Әмма ул яңа хуҗалык елына җитәчәк, дип тынычланырга уйламыйбыз. Министрлык җиткергән бурыч үтәләчәк, быел да терлек азыгы ел ярымга җитәрлек хәзерләнәчәк.
Әйтергә кирәк, агымдагы ел корылыклы булуы белән генә түгел, башка үзенчәлеге белән дә аерылып тора. Ит һәм сөтнең сату бәяләре элекке еллардагыдан да түбәнрәк булуы аграр хуҗалыкларда җитештерү кимүгә китерүе ихтимал.
Белешмә. Рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, мәсәлән, район хуҗалыклары эшкәртүчеләргә сөтнең литрын былтыр 26-27 сум белән сатса, әлеге вакытта чималны 16-17 сум белән озатырга мәҗбүрләр. Якынча исәпләүләргә караганда, районда ел ахырына кадәр 1,2 мең башка якын сыер малының кимүе фаразлана. Аның шактый өлеше аерым аграр хуҗалыкның үзгәртеп корылуы белән бәйле.
“Ханэ” җәмгыяте — районда чагыштырмача яшь хуҗалыкларның берсе. Ул 2007 елда оештырылган. 500 гектар җире бар. Ит терлекчелегенә махсуслашкан. 300 баш сыер малы, 150 баш ат һәм шул ук санда сарыклар асрыйлар.
— Сөт бәясе тотрыклы түгел, аны җитештерү чыгымнары зур, — ди җәмгыять директоры Эдик Амирян. — Малларны бары тик иткә генә симертәбез. Иткә сорау зур. Башкала базарларында сатабыз. “Йоматау” һәм “Красноусольск” шифаханәләре итне бездән ала. Халыкта да мал ишле. Бардовка һәм Якуп авылларын берләштергән хуҗалыкта 15ләп кеше эшли. Бәлки, җитештерүне дә бераз арттырыр идек — җирләребез азрак. Район җитәкчелеге әлеге мәсьәләне хәл итү ягында.
Җәмгыятьтә печән хәзерләү чорының соңгы көннәре иде. Алдагы атнада уҗым арышын суга башларга әзерләнәләр.
—Без мал азыгы хәзерләүгә зур игътибар бирәбез, — ди Эдик Шариевич. — Терлек симертү өчен печән дә, ашлык та җитәрлек булырга тиеш. Уҗым культуралары өметле күренә. Карабодайга да ышаныч бар. Атлар өчен арпа, солыны байтак чәчкән идек. Былтыргы кадәр булмаса да, югалтмыйча җыеп алсак, алдагы җәйгә кадәр җитәчәк.
Печәнлекләрдә техника гөрелтесе караңгы төнгә кадәр тынмый. Кипкән яшел массаны төргәкләргә җыеп, ферма янәшәсенә туплыйлар. Янәшәдәге урман аланлыкларын да файдаланырга тырыша алар. Билгеле, печән һәм башка сусыл культуралар, бәлки былтыргы дәрәҗәгә җитмәс тә. Ләкин, тынгысыз җитәкче бу хәлгә артык борчылмый. Мал санын киметүгә юл куймаячакларына ныклы ышана ул.
“Кызыл таң” эксперты фикере
Мал санын киметүгә юл куелырга тиеш түгел!
Җәйнең беренче яртысындагы корылык республикада мал азыгы хәзерләүгә нинди йогынты ясады? “Яшел урак” кампаниясендәге быелгы үзенчәлекне исәпкә алып, кышлату чорына әзерләнгәндә аграр хуҗалыклар нәрсәгә игътибар итәргә, эшне ничек оештырырга тиеш?
Әлеге сорауларга Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Рәсүл Госманов җавап бирә.
— Башкортстан аграрийлары өчен быелгы җәй икеләтә кырыс булды. Эш шунда, быел климат корылыгы туфрак корылыгы белән бергә күзәтелә. Бигрәк тә Урал аръягы районнары зыян күрә. Урал алды һәм көньяк урман-дала зонасына караган төбәкләрдә хәл берникадәр җиңелрәк. Без яз башланганчы ук һәр климатик зона бүленешендә кар катламын, дым сакланышын өйрәнеп, быел басучылык өчен катлаулы ел булачагын фаразлаган идек. Әйтергә кирәк, чәчүне иртәрәк башлап, тиз көннәрдә тәмамлау үзен аклады. Ә менә җәйге корылык белән көрәшү, аны кисәтү авыррак.
Ишембай районында, мәсәлән, әлегә кадәр хәл аеруча катлаулы булды. Печән генә түгел, салам хәзерләү дә куркыныч алдында иде. Басуларда уңыш түбән көтелә. Авыл эшчәннәренең мондый шартларда фидакарьлек күрсәтеп эшләвенең дә нәтиҗәсе аз булуы ихтимал. Мондый районнар аз түгел. Нәрсә эшләргә?
Минемчә, терлекчелеккә махсуслашкан районнар мал азыгы хәзерләүдә табигый мөмкинлекләре зуррак булган районнар белән эшләргә өйрәнергә тиеш. Урманлы яклар
— Мишкә һәм Бөре районнары, мәсәлән, күбрәк болын печәнен хәзерләү мөмкинлегенә ия. Мәгълүм булуынча, Свердловск, Курган, Чиләбе өлкәләре, Себер тарафлары да быел корылыкка дучар булды һәм ул төбәкләрдән салам да, печән дә хәстәрләп булмаячак.
Соңгы көннәрдәге яңгырларга да “ышаныч” аз. Июль генә түгел, августның беренче яртысы да эссе булачак, дип фаразлана. Чәчеп үстерелгәне дә, болын-тугайлыкларда да эссе көннәрдә үсемлек үсүдән туктый. Һәм аның табигый халәтенә кайтуы өчен дым булганда да атналар кирәк булачак. Әмма аны көтәргә вакыт чикле. Урак эшләре дәррәү башланырга тора.
Әйтергә кирәк, планетада глобаль җылыну дәвам итә һәм киләчәктә аның тагын да куркынычрак нәтиҗәләргә китерүе ихтимал. Без иртәгәсе көнне уйлап эш итә башларга тиеш. Башкортстандагы табигый-климатик шартлар кискен үзгәрүчән. Әлеге проблемага кагылып, шуны ассызыкларга телим: республика Башлыгы Радий Хәбировның Башкортстанда мелиорация тармагын тергезү генә түгел, аны модернизацияләү, сугарылучы мәйданнарны арттыру бурычын куюын һәр районда ишетергә тиешләр. Эш бара, әмма әлегә сүлпән.
Икенчедән, җирләребезне җил, корылык эрозиясеннән сакларга телибез икән, урман полосаларын күбрәк утыртырга, ясалма сулык мәйданнарын арттырырга кирәк.
Югарыда телгә алынган проблемаларны нәтиҗәлерәк, фәнни нигездә оештыру өчен бу өлкәдә эшләүче галимнәрне җәлеп итү дә, минемчә, әлегә җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Аннары, бүген керәсе акчага алданып, еш кына чәчүлек структурасын санга сукмаучыларны да кисәтәсе килә. Түбән уңыш корылыкка гына бәйле түгел. Әйтик, көнбагыш белән артык мавыгучылар да җирнең уңдырышлылыгы кимү турында уйлап җиткерми.
Мал азыгының азрак туплануы, әлбәттә, терлек санын киметүгә китерергә тиеш түгел. Ничектер, шәхси хуҗалыкларның да соңгы елларда үз малларына җитәрлек азык хәзерләргә әллә ни теләге юк, вакыты да җитми кебек. Азык кыйммәт, дигән сылтау белән авылда мал саны кими. Ихтимал, хәлдән чыгу өчен шәхси хуҗалык малларына азык сатып алуга тотынылган чыгымнарның бер өлешен субсидияләүне Хөкүмәткә үз өстенә алырга кирәктер. Ул авылда продукция җитештерүне арттыруга да, шул ук вакытта эчке сәүдә базарын крестьян продукциясе белән тәэмин итүгә дә этәргеч бирер иде.
Совет чорында, тәгаен әйткәндә, узган гасырның 30-50нче елларында аерым категория хуҗалыклардан элеваторда сакланган ашлыгы өчен акча түләтелми иде. Мондый алымны кабат куллана башлаганда, бүгенге икътисади шартларда бигрәк тә, ашлыкны аз җитештерүче фермерлар өчен отышлы булыр иде.
Мал азыгын хәстәрләү яисә аны сатып алу проблемаларын хәл итүдә тагын бер юнәлеш бар. Ашыгыч рәвештә сәүдә биржалары оештырырга кирәк. Бөтен дөньяда ул уңышлы кулланыла. Ә бездә ил күләмендә, кызганычка каршы, ни өчендер яклау тапмый. Мал азыгы биржасы оештыру сәүдә итүчеләргә дә, продукцияне сатып алучылар өчен дә отышлы булачак.
Бу ел шундый катлаулы, аграрийларның оешканлыгына, эшне нәтиҗәле оештыруына сынау елы. Шуңа күрә, барлык мөмкинлекләрне кулланырга омтылырга кирәк.
Олег Төхвәтуллин.
Кушнаренко районы.