

Иҗтимагый оешмалар мәгълүматлары буенча, ил халкының яртысыннан күбрәге бакчачылык, коммерциягә бәйле булмаган яшелчәчелек ширкәтләренә җәлеп ителгән. Башкортстанда мондый берәмлекләр саны 1500дән арта һәм ил төбәкләре арасында сан ягыннан алтынчы урында тора. Ил күләмендә мондый ширкәтләр өчен уртак проблема аларда инженерлык структурасы объектларын норматив таләпләргә китерү белән бәйле. Әйтергә кирәк, Башкортстан — әлеге тармактагы проблемаларны Хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәрүче һәм көн кадагындагы мәсьәләләрне хәл итүдә дәүләт ярдәме күрсәтүче төбәкләрнең берсе. Бу турыда берничә көн элек Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча Федераль хезмәтнең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец һәм республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская матбугат конфренциясендә белдерде.
Мәгълүм булуынча, республикада бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә ярдәм күр-сәтергә кирәклеге турында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әле 2019 елда ук белдерде. Аңа кадәр әлеге юнәлешкә системалы ярдәм күрсәтү тәртибе юк иде. 2020 елда бу тармак эшчәнлегенә кагылышлы тиешле закон кабул ителде. Әйтергә кирәк, бездәге тәҗрибә ил күләмендә яклау тапты һәм үзенең нәтиҗәле булуын күрсәтте.
— 2022 ел йомгаклары буенча шуны әйтергә була: закон кысаларында билгеләнгән чараларны тормышка ашыру өчен республика һәм муниципаль бюджетлардан 116 миллион сум акча бүленде. Бу акча, беренче чиратта, бакчачылык ширкәтләренең инфраструктурасын камилләштерү һәм яхшырту өчен тотынылды. Әлбәттә, мондый ярдәмне нәтиҗәле эшләүче ширкәтләр генә алды. Әйтик, юл төзелеше өчен акча бары тик аларның муниципалитетларда теркәлгәннәренә генә бирелде. Тагын бер мөһим карар: республикада “Минем бакчам Башкортстан” дигән дәүләт мәгълүмат системасы (ГИС) эшләнә башлады. Аны бу ел ахырына кадәр гамәлгә кертәчәкбез, — диде журналистлар белән очрашуда Илшат Фазрахманов.
Белешмә. Әлеге вакытта республика буенча мондый ширкәтләрдә электр белән тәэмин итү челтәрләренең — 30, су белән тәэмин итү челтәрләренең — 45, бакча эчендәге һәм аңа илтүче юлларның 28 проценты канәгатьләнерлек хәлдә. Каты көнкүреш калдыкларын җыючы төбәк операторлары тарафыннан ширкәтләрнең 56 проценты хезмәтләндерелә.
Матбугат конференциясендә белдерелүенчә, быел әлеге юнәлешкә ярдәм итү өчен Хөкүмәт 250 миллион сум акча бүлгән. Илшат Фазрахманов әйтүенчә, еллар дәвамында җыелган проблемаларны хәл итү өчен киләсе елларда тагын да күбрәк акча бүләргә кирәк. Әйткәндәй, республикада мондый ширкәтләргә караган мәйданнарда юлларның гомум озынлыгы — 3557, суүткәргечләр — 1252 һәм газүткәргечләрнең гомум озынлыгы 90 километрга җитә.
“Минем бакчам Башкортостан” системасын оештыруның да максаты ширкәт рәисләренең эшчәнлеген активлаштыруга, аларны тиешле мәгълүмат белән тәэмин итүне камилләштерүгә бәйле. Система гамәлгә кергәннән соң, ширкәт башлыклары “Росреестр”, башка министрлыкларның мәгълүмат системалары аша үзләренә кирәкле белешмәне алачак. Дәүләт мәгълүмат системасы аша тавыш бирү, сораштыру үткәрү, теге яки бу дәүләт органнарына тиешле белешмәләрне тапшыру мөмкин булачак.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская үзенең чыгышында дәүләт органнары белән бәйләнешләрне үстерүдә һәм көн кадагындагы проблемаларны хәл итүдә әлеге яңалыкның мөһим роль уйнаячагын ассызыклады. Ширкәт рәис-ләре, мәсәлән, үз биләмәләрендә хуҗасыз яисә теркәлмәгән участокларны ачыклауда әлеге системаны файдалана алачак. Министр, шулай ук, “дача амнистиясе”нең 2031 елның 1 мартына кадәр озайтылуы турында хәбәр итте. Шул ук вакытта, үзләре файдаланган җирләрне вакытында рәсмиләштермәгән очракта, аларның хуҗаларының үз милкеннән “колак кагу” куркынычы булуын да искә төшерде.
Билгеле, закон һәм башка норматив актларны гамәлгә ашыруда, дәүләт ярдәмен алуда һәм аны максатлы файдалануда ширкәт рәисләренең җаваплылыгы да бермә-бер артачак. Хөкүмәтнең эшне дөрес оештырган ширкәтләргә генә акча бирүе дә дәлилли моны. Шуны истә тотып, сентябрь аенда ширкәт башлыкларын укыту оештырылачак. Махсус курсларда аларны документларны дөрес тутырырга, дәүләт мәгълүмат системасында эшләргә өйрәтәчәк-ләр. Укыту “Росреестр” мәктәбе базасында оештырылачак. Шуны искә төшерү дә урынлы булыр: “Иң яхшы ширкәт” исеменә республика Башлыгы грантлары булдырылды. “Иң-иңнәр” дип табылган 10 ширкәткә киләсе елның язында 500әр мең сум күләмендә грант акчасы тапшырылачак.
“Росреестр”ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец республикада әлеге вакытта меңнән артык ширкәт булуын һәм анда барлыгы 210 мең җир участогының исәптә торуы турында хәбәр итте. Шуның 190 меңенә милек хокукы рәсмиләштерелгән. Чиновник белдерүенчә, участокларда 14 мең берәмлек капиталь төзелгән объект исәпкә алынса, шуның 13 меңе рәсми теркәлгән. Петр Клец, киләчәктә дәүләт ярдәме алу, бу биналарны страховкалау, анда газ һәм электр линияләре үткәрү өчен андый участокларны тиз арада рәсмиләштерергә, андагы төзелгән биналарны исәпкә куярга кирәклегенә басым ясады.
Әйткәндәй, дәүләт теркәвендә исәпкә куелмаган участокларда тиешле инфраструктура үткәреп булмый. Көтелмәгән бәла-каза килгәндә дә дәүләт ярдәменә өмет итү урынсыз.
Олег Төхвәтуллин.
Фото: pokayadoma.ru