+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
1 август 2023, 05:04

Сөтне аз эчәбез. Сәбәбе нәрсәдә?

Бу базардагы киеренкелекне экспортны арттыру гына йомшарта алырмы?

Сөтне аз эчәбез. Сәбәбе нәрсәдә?Сөтне аз эчәбез. Сәбәбе нәрсәдә?
Сөтне аз эчәбез. Сәбәбе нәрсәдә?

Илнең сөт базарында хәл киеренке булып калуын дәвам итә. Бу һич тә эссе һава шартларына яисә сөтлебикәләрнең чималны киметүенә бәйле түгел. Әмма шунысы да йогынты ясый: яз башында, гадәттәгечә, сөт эшкәртүчеләр җитештерүчеләрдән чималны сатып алу бәясен төшерә башлый. Ел башында литрының хакы аерым төбәкләрдә 30 сумнан арткан булса, җәй башына 20 сумга кадәр диярлек кимеде.Чимал эшкәртүче монополистларның аграр продукция җитештерүчеләргә булган мондый мөнәсәбәте яңалык түгел. Ләкин базар мөнәсәбәтләре шартларында сәүдә кануннары катгый һәм чимал җитештерүчеләргә сайланырга урын калмый.Рәсми чыганакларга караганда, соңгы өч елда илдә сөт җитештерү күләме 2 миллион тоннага арткан. Шул ук вакытта Русиядә сөт куллану күләменең кими баруы күзәтелә. 2020 елда, мәсәлән, илдә яшәүче һәр кеше елына 240 литр сөт һәм сөт продуктлары кулланса, 2021 елда әлеге күрсәткеч – 208, ә узган елда нибары 164 литр тәшкил иткән.


Сөт базарындагы хәлнең киеренкелеге шунда ки, беренчедән, русиялеләр әлеге эчемлекне куллануны киметә, икенчедән, чималны сатып алу бәясе төшә. Әлбәттә, тагын берсен ассызыкларга кирәк: ихтыяҗның аз булуы арытаба җитештерүне киметүгә китерүе ихтимал. Әлегә кадәр илдә сөтне киптереп, запаска хәзерләү тәртибе үзен аклый иде. Ул сәүдә киеренкелеген йомшартуда гына түгел, экспорт мөмкинлекләрен арттыруга да зур йогынты ясады. Ә бер ай элек киптерелгән сөт запасларының янә – 240, ә складларда сакланган сыр продуктларының күләме булганыннан тагын 65 процентка артуы турында хәбәр булды.


Аграр икътисадчылар, илдә тупланган артык сөт һәм сөт продуктларын экспортка күбрәк озатырга кирәк, дигән фикердә. Кызганычка каршы, санкция шартларында әлегә “сөт елгаларын” чит ил базарына борып булмый.


Русиянең сөт базарындагы хәл кайчан тотрыкланачак һәм моның өчен алшартлар бармы? Башкортстанда сөтчелек тармагын үстерү юнәлешендә нинди чаралар тормышка ашырыла? Сәүдә базарындагы бүгенге хәлләр тармакны модернизацияләүгә, җитештерүне арттыруга кире йогынты ясамасмы?

Сатып алу бәясе төшүгә нәрсә сәбәпче?

Елның беренче кварталы йомгаклары буенча, барлык категориядәге хуҗалыкларда сөт җитештерү, узган елдагы шушы чордан 3,7 процентка артып, 7,3 миллион тоннага җитте. Ә инде узган ел йомгаклары буенча аны җитештерү күләме 2 процентка үсеп, 33 миллион тонна тәшкил итте. Җитештерү арта, тик ни сәбәпле аны һәр кешегә еллык куллану күләме генә түгел (12 процентка кадәр), ә сатып алу бәясе дә кимеде соң? Экспертлар фикеренчә, бу хәлнең бөтен “сере” сәүдәдә ихтыяҗ кимүдә һәм илдә моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәдә сөт һәм сөт продукциясе запасы туплануда икән. Димәк, суыткычларның тулы булуы аны җитештерүчедән сатып алуны киметергә дә мәҗбүр итә. Билгеле, монысы – чималның сатып алу бәясе төшүгә китерүче сәбәпләрнең берсе.
Бу проблема күптән түгел Дәүләт думасының Аграр мәсьәләләр буенча комитеты утырышында каралды.


– Илдә сөт продукцияләренә ихтыяҗ кимүгә карамастан, аграр предприятиеләрдә аны җитештерү арта, – диде әлеге очрашуда Русия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов. – Билгеле, мондый үсешкә тармакны модернизацияләү һәм шулай ук, дәүләт ярдәме зур этәргеч бирде. Быел, мәсәлән, сөт җитештерүчеләр өчен каралган барлык төр дәүләт ярдәме дә сакланды һәм ул акча белән исәпләгәндә 58 миллиард сумнан артып китте. Быел Хөкүмәтнең төрле дәрәҗәдәге ярдәме чикләнә икән, дигән имеш-мимешләргә урын калырга тиеш түгел. Әлеге вакытта 2024 елга бюджет проекты әзерләнә һәм министрлык ярдәм чараларының арытаба да дәвам итүен саклап калу өчен зур көч сала.


Ничек кенә булмасын, әлегә илнең сәүдә базарында сөт ихтыяҗдан артыграк җитештерелә, шуңа күрә аның хакы да түбән, дигән фикер саклана. Кызганыч хәл, чөнки, сөтнең бәясе төшүдән аны эшкәртүче яисә сатучы түгел, ә тармактагы җитештерүчеләр зыян күрә. Аграрийлардан тыш, әлеге сәүдә челтәрендәге башка берәмлекләр дә табышсыз калмый, әлбәттә. Дөресрәге, эшкәртүче дә, сатучы да алынмаган табышын сатып алучы “кесәсе аша” каплаячак.
Аннары, һәр өч звеноның да кереме кимемәсен өчен сөтне күбрәк экспортка озатырга кирәк, дигән фикернең еш яңгыравы гаҗәп түгел. Әлегә монысы авыр проблема. Санкцияләрдән тыш, логистика һәм транспортлау чыгымнарын тотрыклыландыру таләп ителә. Күптән түгел үзәк матбугатта әлеге мәсьәләгә кагылышлы хәбәр күренеп калды: Хөкүмәт эшкәртелгән сөт продуктларын экспортлаудагы чыгымнарны компенсацияләү турында карар әзерли. Әгәр ул хәл ителсә, логистика чыгымнарын бюджет исәбенә капларга мөмкин булачак.


Белешмә. Әлеге вакытта Русия үзенең аграр продукциясен экспортлау буенча Алжир, Согуд Гарәбстаны, Әмирлекләр, Таиланд, Филиппин һәм Вьетнам белән эшлекле сөйләшүләр алып бара. Биредә сөт продук­цияләренә ихтыяҗ зур һәм, хезмәттәшлек бәйләнешләре урнаштырган очракта, Русия әлеге илләрнең сәүдә базарын тулыландыруда төп уенчыларның берсе булачагы фаразлана.


Федераль аграр ведомство башлыгы Дмитрий Патрушев та илдә сөт җитештерүне генә түгел, ә аны экспортлау мөмкинлегенең үсүе тармак өчен җитди стимул булуын ассызыклый.


– Әлегә кадәр сөт продукциясен экспортлау­дагы чыгымнар өлешләтә генә каплана иде. Без компенсация күләмен 100 процентка җиткерергә тәкъдим итәбез. Экспорт күләмен арттырган очракта, илнең эчке базарындагы киеренкелекне йомшартырга һәм аграрийларга җитештерүне тагын да арттырырга шартлар туачак, – ди министр.


Әлбәттә, сөт базарындагы хәлләрнең дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелүе яхшы. Тармакка ярдәмнең тоемлы булуы да куандыра. Шул ук вакытта әлеге “киеренкелек”тән чыгу юлында экспортка гына өстенлек бирү үзен аклар микән? Сораулар аз түгел. Ни сәбәпле, мәсәлән, русиялеләрнең еллык сөт куллану күләме кими? Әзер продукцияне сату бәясендә аны җитештерүчеләр өлешенең аз булуы да аграрийларда урынлы ризасызлык тудыра. Бәлки, бүгенге икътисади шартларда дәүләттән күләмле ярдәм алучы агрохолдингларга ул сынаулар җиңелрәк тә бирелер. Сөтнең сатып алу бәяләре түбән булу фермерлар, шәхси хуҗалыкларда ничек чагыла? Сөт бәяләре төшү терлек саны кимүгә китермәсме? Малны зур хуҗалыкларда азрак асраган әлеге категориядәге берәм­лекләрдә билгеле, сөт җитештерү әллә ни файда бирмәячәк.


Республикада аны яраталар

Башкортстанда сөтчелек тармагы аграр җитештерүдәге төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Соңгы елларда авыл хуҗалыгында төп тармакларны индустрияләштерүгә юнәлеш алынды. Атап әйткәндә, 2024 елга республикада 20дән артык индустриаль ферма булдыру бурычы куелды. Ә инде 2030 елга кадәр аларның саны 50гә җитәчәк.


– Биш ел элек без республикада сөтне индустриаль юнәлештә җитештерәчәгебезгә һәм сыерларның көндәлек савымын 40 килограммга җиткереп буласына аз ышана идек. Төпле сәясәткә һәм фәнни казанышларга нигезләнеп эш итүебез нәтиҗәсендә без эре сәнәгать терлекчелек фермалары төзүгә, аларның төзелешен финанслауга ирешә алдык. Әлеге вакытта мондый хуҗалыклар сөт җитештерүдә лидер булып тора. 2024 елга без һәркайсы 1200 баш савым сыерына исәпләнгән 21 индустриаль ферма булдыру бурычын куйдык. Билгеле, максатка, һичшиксез, ирешәчәкбез. Әмма болар гына аз, тагын да арттырырга кирәк. Заманча шундый комплекслар салырга теләк белдерүчеләр арта. 2030 елга кадәр мондый предприятиеләр санын кимендә 50гә җиткерә алсак, бу елына өстәмә рәвештә 1 миллион тонна сөт дигән сүз, – диде журналистлар белән очрашуда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.


Белешмә. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы елның узган биш аенда сөт җитештерүчеләр арасындагы эш­чәнлеккә йомгак ясады. Аграр пред­приятиеләр һәм фермер хуҗалык­лары тарафыннан 326,4 мең тонна, ягъни, узган елның шушы чорына карата 104,3 процент үсешкә ирешелгән. Чималның 75,9 проценты – аграр хуҗалыклар өлеше. Биредә ел дәвамындагы үсеш – 105,2 процент.


Шушы ук чыганакка караганда, муниципаль районнар арасында гыйнвар-май айларында иң күп сөт Чакмагыш (30 мең тоннадан күбрәк), Илеш (20 мең тоннадан артык), шулай ук Авыргазы, Дүртөйле һәм Стәрлетамак районнарында җитештерелгән.


Илнең эчке базарындагы сөт һәм сөт продукт­ларына ихтыяҗ гына түгел, аның сатып алу бәяләре кимегәндә Башкортстанда әлеге тармакны модернизацияләү үзен ни дәрәҗәдә аклый? Әлеге сорауга “Уфагормолзавод”ның генеральный директоры Илдар Фәйзуллинның фикерендә төгәл җавап бар.


– Узган ел йомгаклары буенча республика савым сыерлары күрсәткечендә илдә икенче урында, ягъни бездә 365 мең баш сыер асрала, ә товар сөте җитештерүдә илдә – бишенче. Исәпләүләргә караганда, Башкортстанда сөтчелек тармагының куәте 70 процентка гына файдаланыла. Сөт җитештерүне елына 1,1 миллион тоннага җиткерү мөмкинлекләре бар, – диде республикадагы чимал эшкәртүче иң зур предприятие җитәкчесе Хөкүмәттә үткәрелгән оператив киңәшмәдә.


Әйтергә кирәк, предприятие җитәкчесе җәй айларында үзләрендәге тәүлеклек чимал эшкәртү куәтен 150 тоннадан 250 тоннага җиткерәчәкләре турында хәбәр итте. Биредә 70тән артык төрдәге сөт продукциясе җитештерелә. Җитәкче сүзләренә караганда, аның 85 проценты республикада сатыла. Шунысы да мөһим: узган елда җитештерүнең әлеге юнәлешләренә ярдәм йөзеннән хөкүмәт тарафыннан 1,3 миллиард сум акча бирелгән. Быел да шул чама көтелә.
Белешмә. Башкортстан – үзендә яшәүчеләрне урындагы сөт һәм сөт продуктлары белән тәэмин итү буенча илдә лидер төбәкләр исемлегендә. Санитар норма буенча һәр кешегә елына уртача 325 килограмм сөт каралса, республикада әлеге күрсәткеч 400 килограммга җитте.


Билгеле, Русия аграр продукциясе белән дөнья базарында үз “ноктасын” ныгытканда Башкортстан җитештерүдә дә, сәүдә итүдә дә үз-үзенә бикләнеп яши алмый. Әйтергә кирәк, башкортстанлыларның сөт продуктларын күбрәк куллануы, беренче чиратта, сатып алучыларның үзебезнең җитештерүчеләргә өстенлек бирүе һәм продукциянең сыйфатлы булуы турында сөйли. Республиканың индустриаль фермалар саны арттыруга юнәлеш алуы илнең азык-төлек доктринасы кысаларында һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру белән бәйле, дип кабул итәргә кирәк. Ә инде аграрийлар җитештергән чималның сатып алу бәяләре еллар дәвамында түбән булып калуы – ил дәрәҗәсендә өлгергән, дәүләт дәрәҗәсендә каралырга тиешле һәм хәл итүне көтүче проблема.

Олег Төхвәтуллин
Фото:Валерий Шахов, bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас