

Белгечләр бәяләвенчә, бүген төбәк чөгендерендә шикәр күләме 14 процентка җитә, бу - илдә иң югары күрсәткеч. Сентябрьгә уңыш алырга вакыт җиткәч, сан артырга мөмкин. Илшат Фазрахманов сүзләренчә, югары рентабельлелектән тыш, шикәр чөгендере аграрийларны игенчелекнең югары культурасына рухландыра, бу инде - дәлилләнгән факт.
- Республиканың 2 шикәр заводының реконструкциядән соң сезонга 750-800 мең тонна шикәр чөгендере, ягъни икесенә 1,6 миллион тонна шикәр чөгендере эшкәртергә сәләте бар. Төбәктә чөгендер эшкәртү куәтләрен 2 миллион тоннага кадәр арттырырга мөмкин. Шуңа күрә киләсе елда Башкортстанда шикәр чөгендере мәйданнары - 55 мең гектарга кадәр, ә 2025 елда - 60 мең гектарга кадәр үсәчәк, - диде Илшат Фазрахманов.
Аграрийларга. чөгендер өчен мәйданнар әзерли башларга тәкъдим ителде.
Исегезгә төшерәбез, «Раевсахар» компаниясе җитештерүне модернизацияләүне һәм шикәр чөгендере эшкәртү заводының куәтен тәүлегенә 5500 тоннага җиткерүне күздә тоткан инвестиция проектын гамәлгә ашырды. Ә Чишмә шикәр заводын реконструкцияләү тәүлегенә чөгендер эшкәртүнең уртача куәтен 6 мең тоннага кадәр арттырды.
Фото: pravitelstvorb.ru