+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
3 август 2023, 05:03

Бакчачылар өчен сату мәйданчыклары бар

Шулай ук алар ярминәкләрдә дә үз продукциясен сата ала.

Бакчачылар өчен сату мәйданчыклары барБакчачылар өчен сату мәйданчыклары бар
Бакчачылар өчен сату мәйданчыклары бар

Башкортстанда бакчачылар өчен бушлай сәүдә мәйданчыклары республика Башлыгы кушуы буенча 2022 елдан гамәлгә ашырыла. Башкортстан Сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2023 елга, республикада мондый сәүдә урыннары барлыгы 3 600дән артык.

Уфада - 37 мәйданчык һәм 578 сәүдә урыны бар. Барлык прилавкалар - ябык, җиһазланган һәм бакчачыларга бушлай бирелә.

Уфада үз продукциясен сату өчен бакчачылар куллана алган сәүдә мәйданчыклары исемлеген шәһәр хакимияте сайтында карарга була: [leech=https://vk.cc/cpRId9]https://vk.cc/cpRId9[/leech]

Шулай ук 2022 елда Башкортстанда яшәүчеләр, НКО һәм ИП өчен билгеләнмәгән урыннарда сату өчен штрафларны вакытлыча туктатып тору турында закон кабул ителде.

Ә үзмәшгульләр җитештерелгән продукцияне ял көне ярминкәләрендә һәм индивидуаль эшкуарлар белән беррәттән фестивальләрдә вакытлы павильоннарда сата ала.

Фото: uralsad74.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас