

“Алга” токымчылык заводы – районда гына түгел, республикада алдынгы хуҗалыкларның берсе. Аны Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рифкать Хәтмуллин җитәкли.
– Хуҗалыкта урып-җыю эшләре дәвам итә. Атна башында арпаны чаба башладык, әкренләп сугарга чыгабыз. Үзебезнең техника җитә, өч комбайн бар, кадрларга кытлык юк, егетләребез тырышып эшли. Районның алдынгы механизаторлары нәкъ бездә хезмәт куя! Урып-җыюда катнашучыларны басуда – ике, кирәк чакта, өч тапкыр ашату оештырылган, – ди Рифкать Кави улы.
– Техникага күп нәрсә бәйле, бездә техника яңа. Бүгенге комбайннарның кабинасына тузан керми, эссе дә түгел, хәтта музыкага кадәр бар – без хәзер җырлап кына эшлибез! – ди “Алга”ның алдынгы комбайнчысы Фирдәвис Сәфәргалиев.
Семинарда катнашучылар хуҗалыкның ындыр табагында да булды.
– Ел авыррак килде, әмма игенченең зарланып утырырга вакыты юк: безгә табарга, булдырырга кирәк, – ди Рифкать Кави улы. – Бүгенге көндә хуҗалыкта 1700 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 700е – савым сыеры. Мал азыгын хәзерләүне әлегә тәмамладык, икенче чабымны көтәбез. Печән белән сенажны җитәрлек әзерләрбез, дип уйлыйм, ә менә фуражны сатып алырга туры киләчәк. Ел саен 75 баш токымлы мал сатабыз, быел шул рәвешле 7,3 миллион сум акча эшләдек. Бу техниканы, җиһазларны яңартырга мөмкинлек бирә. Бүген җиде тонна сөт савабыз. Бу былтыргы күрсәткеч дәрәҗәсендә. Сөт бар икән, димәк, керем дә бар дигән сүз, димәк, хезмәт хакы да булачак.
Бүген “Алга”лылар сөтне литрын 27 сум белән сата, августта аның хакы тагы да артуга өмет итәләр.
Семинар-киңәшмәдә чыгыш ясаган район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Салават Гыйндуллин, быелгы елны авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен шактый авыр, дип атады. Яз иртә килсә дә, салкыннар, кырау булды, яңгырлар яумаганлыктан, печәнлекләр кипте, бөртеклеләрнең уңышы да башка еллардагыдан кайтышрак. Шул ук вакытта Салават Сәхәби улы районның уракка әзер булуын ассызыклады, инде күп хуҗалыкларда урып-җыю эшләре баруын билгеләде. Шулай ук хакимият башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары, соңгы елларда климатның нык үзгәрүен исәпкә алып, җир эшкәртүгә яңача караш таләп ителүен билгеләде, хуҗалыкларны уҗым бодае һәм арыш чәчүгә басым ясарга чакырды.
Семинарга йомгак ясап, хакимият башлыгы Алексей Горбачёв район аграрийларына җаваплы кампаниядә уңышлар теләде.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.