

Башкортстанда корылык аграрийларга 1 миллиард сумнан артык зыян китергән - 93 мең гектарга зыян салган. Мондый хәбәрне Республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атна саен уздыра торган оператив киңәшмәдә Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов җиткерде.
Башкортстанның 26 районында корылык һәм коры җилләр аркасында 28 августка кадәр гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Тиешле күрсәтмәне республика Башлыгы Радий Хәбиров имзалады.
Тармак оешмаларына крестьян-фермер хуҗалыклары вәкилләре белән берлектә туфракта корылык нәтиҗәләрен йомшарту буенча тулы чаралар күрү йөкләнгән.
Фото: bashinform.ru