

Участокта яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерергә, терлек һәм кош-корт үрчетергә була. Әмма хуҗалыкта барлык эшләрне милекче һәм аның гаиләсе башкарырга тиеш.
Үстерелгән һәм җитештерелгән продукцияне сатарга мөмкин - бу эшкуарлык эшчәнлеге дип саналмый һәм аннан салымнар түләнми.
Сүз уңаеннан: Башкортстанда, гаилә кереме яшәү минимумына кадәр җитмәсә, шәхси ярдәмче хуҗалык үсешенә дәүләттән 200 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин.
Фото: Объясняем. Башкортостан, vk.com/obyasnyaem102