+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
7 август 2023, 12:31

Урып-җыю ничек бара?

Республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атна саен уздыра торган оператив киңәшмәдә авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов урып-җыю кампаниясе барышы хакында сөйләде.

Урып-җыю ничек бара?Урып-җыю ничек бара?
Урып-җыю ничек бара?

Илшат Фазрахманов хәбәр иткәнчә, игенчеләр бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданының 18 процентын чапкан инде. Шул ук вакытта 700 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 23,3 ц/га. Нигездә, бу - көзге һәм иртә өлгерә торган сабан культуралары.

Урып-җыю эшләренә 4 меңнән артык комбайн, шул исәптән 150 яңа комбайн җәлеп ителгән. Алар тәүлегенә 55 мең гектарга кадәр мәйдан эшкәртә. Ә ел башыннан аграрийлар 8,3 миллиард сумга 1,8 мең берәмлек техника сатып алган.

- Быел бөртеклеләрнең уртача күпьеллык күрсәткечләрдән артып киткән уңышын алырга өметләнәбез. Ашлыкны саклау өчен 2 миллион тонна куәтле 34 элеватор әзер. Тагын 2 миллион тонна саклауны Башкортстан аграрийлары тәэмин итәчәк, – дип билгеләп үтте Илшат Фазрахманов.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров авыл халкына кыр эшләрен уздыруда уңышлар теләде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас