+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
8 август 2023, 04:25

“Безгә һәр көн кадерле”

Нуриман районында урып-җыю эшләре кызганнан-кыза.

“Безгә һәр көн кадерле”“Безгә һәр көн кадерле”
“Безгә һәр көн кадерле”
Басуларда янә комбайннар гөрелтесе ишетелә. Авыл хуҗалыгы эшчәннәре иртә таңнан алып, кичкә кадәр урып-җыю эшләре белән мәшгуль. Быел җәй республикада һава торышы үзенчәлекле булды. Шуңа да уңыш төрле районда төрлечә.

Нуриман районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре 26 июльдә көзге урып-җыю эшләрен башлады. 3 августка район буенча 1301 гектарда бөртеклеләр чабылган, 931 гектарда ашлык суктырылган. Бөртекле культураларның уртача уңышы гектардан 18 центнер тәшкил итә. Уҗым культуралары 1100 гектар мәйданда чабылган, 730 гектар мәйданда суктырылган. Аларның да уңышы шул чама. Бөртекле һәм кузаклы (борчак) сабан культуралары 201 гектарда чабылган һәм суктырылган. Бөртекле сабан культураларының уңышы — һәр гектардан 20 центнер.
— Бүген көзге һәм кузаклы культураларны урып-җыю дәвам итә. Бер үк вакытта хуҗалыклар көзге чәчүгә элита орлыклар сатып ала. 2 августка көзге культураларны чәчүгә 1600 гектар җир әзерләнде. Аларны барлыгы 2500 гектарда чәчү планлаштырыла, — диде район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Глүс Сакаев.
Урып-җыю кампаниясендә хуҗалыкларда 19 берәмлек ашлык җыю комбайны катнашачак, шуларның икесе әле ремонтта. Ындыр табагы, киптерү җайланмалары эшкә әзер.
— Барлыгы көзге чәчүгә 150 тонна минераль ашлама сатып алынды. Печән — 9700, сенаж 5600 тонна хәзерләнде. Бу эш тә дәвам итә, — ди Глүс Флүс улы.
Көзге чәчүгә 26 агрегат әзерләнгән. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләүчеләрнең барысы белән дә хәвефсезлек техникасы буенча инструктаж үткәрелгән. Складларда һәм ындыр табакларында янгын сүндерү щитлары һәм сулы резервуарлар җиһазландырылган, эшләр башкарыла торган кырларда да әлеге мәсьәлә игътибар үзәгендә.
— Иң мөһиме — һава шартлары гына сынатмасын, — ди Глүс Сакаев.

Гөлия Гәрәева.
Нуриман районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас