+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
11 август 2023, 06:05

“Балбабай”ларның иң уңганы ул!

Роберт Минәҗев 4нче сыйныфтан башлаган шөгыленә гомере буе тугрылык саклый.Роберт Минәҗев 1972 елда Совет Армиясе сафларында хезмәтен тәмамлап кайтканда Краснокама районы яңадан оешкан гына була. Шуңа ул, районның соңгы 50 еллык тарихы минем күз алдында үтте, дип хаклы рәвештә әйтә ала.

“Балбабай”ларның иң уңганы ул!“Балбабай”ларның иң уңганы ул!
“Балбабай”ларның иң уңганы ул!

Роберт Бачкыйтауда туып-үсә. Авылда башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, күрше-дәге Яңа Янъегет сигезьеллык мәктәбенә йөреп укый башлый. Ул елларда мәктәпләр-дә әлеге кебек интернатлар да, автобуслар да булмый. Шуңа балалар һәркөн таңнан торып, 5 чакрым араны җәяүләп атлап, мәктәпкә ашыга һәм дәресләр тәмамлангач кире өйләренә кайта. Болай йөреп уку тәмам ялыктыра һәм сигезенче сыйныфны тәмамлаган үсмер Нефтекама шәһәрендәге 38нче һөнәрчелек училищесына укырга керә. Ике ел укып, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән яшьләрне “Башнефтепромстрой” тресты-ның 2нче төзелеш оешмасына эшкә җибәрәләр.


Нефтекамадагы ясалма күн комбинаты республиканың комсомол-яшьләр удар төзелеше дип игълан ителгән була. Биредәге күп эшләрне 2нче төзелеш оешмасы коллективы башкара.


Биредә эшләгән чорда Роберт Минәҗев, хәрби комиссариат тәкъдиме буенча автомәктәп тәмамлап, шофер һөнәре алырга да өлгерә.
Хәрби хезмәтне Байкал аръягы хәрби округында үтә. Ул хезмәт иткән мотоукчылар полкы Совет-Кытай чиге буендагы Мирный станциясе янында урнашкан була.


Роберт Минәҗев полкның ремонт ротасында йөк автомобиле водителе булып хезмәт итә. 1971 елның җәендә полктан берничә шоферны Алтай краена урып-җыю эшләренә җибәрәләр.


– Андагы табигать бездәгедән аерылмый диярлек. Тик җирләре кара туфраклы. Шуңа ул вакытта ук ашлык культураларының һәр гектарыннан 30-40 центнер уңыш алалар иде, – дип хәтерли әңгәмәдәшем.


Армиядан кайткан егет шәһәрдә эшкә урнашып, җиңелрәк тормышта да яши алыр иде, әлбәттә. Ләкин әтисе – Бөек Ватан сугышы ветераны, озак еллар МТСта тракторчы, аннары трактор бригадасы җитәкчесе булып эшләгән Камалетдин ага Минәҗев үзенчә хәл итә.


– Кәчәү авылында “Сельхозтехника” район берләшмәсе оештырыла. Тракторчыларга һәм шоферларга зур кытлык. Директоры бик яхшы кеше. Эшкә шунда башларсың, – ди һәм икенче көнне үк Робертны җитәкләп диярлек берләшмә конторасына алып килә.


Камалетдин Зариф улының гаиләсендә дүрт ул үсә. Аларны ул кече яшьтән үк хезмәт сөючән, олыны – олы, кечене – кече итәргә өйрәтеп үстерә. Шуңа малайлар өчен әти сүзе һәрчак закон була.


“Сельхозтехника” берләшмәсе коллективы район икътисадын аякка бастыруга һәм үстерү-гә зур өлеш кертте. Ул елларда йөк автомобильләре җитми иде. Шуның өчен водительләргә көнне төнгә ялгап эшләргә туры килде.


Хезмәт көне башлануга Уфадагы кирәкле оешмага барып җитү өчен иртәнге сәгать 5тән дә соңламыйча юлга чыгарга туры килә иде. Кичен бик соңлап кына кайтып керәләр дә, иртән тагын юлга чыгалар.


Моңа өстәп иртә яздан кара көзгәчә дигәндәй колхозларга язгы басу эшләрендә, мал азыгы хәзерләүдә, уңыш җыюда ярдәм күрсәттеләр. Урып-җыю чорында көнозыны комбайннан ындыр табагына ашлык ташып, төнгә каршы элеваторга юл тоталар иде. “Сельхозтехника” район берләшмәсендә эшләгән чорда Роберт Минәҗев барлык хуҗалыкларны да йөреп чыкты.


Эш авыр булса да, ул елларда хезмәт иясе – хөрмәт иясе иде. 1976 елның октябрендә Авыл хуҗалыгы эшчәннәре көне уңаеннан Роберт Минәҗевны “Сельхозтехника” район бер-ләшмәсенең Мактау грамотасы белән бүләклиләр. Тагын ике елдан соң районның Мактау грамотасын тапшыралар. Тагын бер елдан соң республика Министрлар Кабинеты Роберт Минәҗевны Мактау грамотасы белән бүләкли һәм аңа “1979 елда авыл хуҗалыгы йөкләрен ташу алдынгысы” дигән югары исем бирелә.


Алга китеп шуны әйтү дә урынлы булыр, хезмәт кенәгәсендә аңа 50 тапкыр рәхмәт һәм акчалата бүләк бирелүе теркәлгән.
Булачак тормыш юлдашы Минзәлә Һади кызы белән дә алар эш вакытында танышалар. 1973 елның җәе эссе һәм коры була. Ләкин август туу белән туктаусыз яңгырлар башлана. Районда уңыш җыюны зур авырлык белән аткарып чыгалар. Республика Хөкүмәтенең махсус күрсәтмәсе нигезендә “Сельхозтехника” район берләшмәсеннән 5 шоферны Күгәр-чен районына чөгендер ташуда ярдәмгә җибәрәләр. Алар арасында Роберт Минәҗев та була. Безнең водительләрне “Байрак” колхозына билгелиләр. Колхоз идарәсендә Роберт яшь кенә чибәр кызга игътибар итә. Күптән түгел генә укып кайтып, ул биредә бухгалтер булып эшли башлаган икән.


Бер ел үткәч ул Минзәләне Кәчәүгә алып кайта. Яшь гаиләгә барактан бүлмә бирәләр. Бер ел үтүгә – кызлары Гөлнара, тагын биш елдан соң Гөлназ туа.
– Әткәй Малышев урамында участок алуда ярдәмләште һәм мин йорт сала башладым. Кызлар шул йортта үсте, – дип хәтер йомгагын сүтә Роберт Камалетдин улы.


“Сельхозтехника” район берләшмәсендә эшләгән елларда Роберт Минәҗев беренче класслы шофер дәрәҗәсенә җитә, намуслы тырыш хезмәте өчен аңа ике бүлмәле фатир бирәләр. Һәм ул үз гомерендә беренче шәхси автомобиль –“Запорожец” сатып ала. Аны сатып алу өчен партия райкомының беренче секретаре имзалаган күрсәтмә таләп ителә, дисәм, бүген күпләр ышанмас, мөгаен.


Роберт Камалетдин улына үз гомерендә барлыгы 16 җиңел машина сатып алу бәхете елмая. Аларның дуртесе “УАЗ” машиналары була. Бүгенге көндә ул “Хёндай грета” автомобилендә йөри.


Күптән түгел Роберт абый белән аның туган авылы Бачкыйтауга Нәүрүз бәйрәменә бардык. Һөнәр иясе белән өйрәнчек шофер арасындагы аерманы мин шунда күрдем. Юк, аны сөйләп аңлатып булмый, үз күзләрең белән күрергә кирәк!


“Сельхозтехника” район берләшмәсен Кәчәүдән Яңа Нугай авылына күчерү башлангач, Роберт Камалетдин улы “Башэлектромонтаж” трестының Нефтекамадагы участогына урнашырга мәҗбүр була.


Участок коллективы яңа төзелүче автозаводта, бораулау инструментлары заводында һәм мамык эрләү фабрикасында электр җиһазлары монтажлау белән шөгыльләнә. Шулай ук Калтасы, Краснокама һәм Яңавыл районнарының колхоз-совхозларында терлекчелек комплекслары төзелешендә дә эшлиләр. Барлык җиһазларны трестның Уфада урнашкан складларыннан ташыйлар. Йөк автомобильләре водительләренә биредә дә вакыт белән исәпләшмичә эшләргә туры килә.


Ләкин илдә үзгәртеп корулар башлана. Ил җитәкчелеге эре предприятиеләрне ябу курсын алга куя. Имеш, үзебездә җитештерүгә караганда, чит илләрдән сатып алу отышлырак. Ни сәбәпледер, илнең икътисади, аеруча азык-төлек бәйсезлеге турында беркем дә уйламый.


1991 елда Роберт Минәҗевны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Нефтекамада оештырылган бүлекчәсенә эшкә чакыралар. Биредә ул махсус машина водителе булып 2011 елда лаеклы ялга чыкканга кадәр эшли. Бу урында Минзәлә ханымның да “Горгаз” системасында гомер буе бухгалтер булып эшләп, лаеклы ялга чыгуын телгә алу урынлы булыр.


Әти-әниләренә охшап, Гөлнара белән Гөлназ да тырыш, уңган кешеләр булып үсәләр. Икесе дә тормышта үз урыннарын таба. Гөлнара юридик академия тәмамлый. Бүген ул – полиция майоры. Кызы Азалина да әнисе юлыннан китәргә җыена. Әле ул Уфа фән һәм технологияләр университетының Нефтекама филиалында юрист булырга укый.


Гөлназ – бухгалтер-икътисадчы. Әлеге вакытта декрет ялында. Тормыш юлдашы Альберт белән өч ул – Альберт, Арслан һәм Дамирны тәрбиялиләр.
Минәҗевларның күпбалалы гаиләсе Бачкыйтауда зур булмаган авыл йортында яши. Шуңа Роберт зур йорт салу турында хыяллана.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшләгән вакытта аңа бу хыялын тормышка ашыру мөмкинлеге туа. Чөнки анда водительләр туктаусыз чапмыйлар – дежурлык үткәрәләр дә тиешле ял көннәренә китәләр. Мондый мөмкинлектән файдаланып, Роберт Камалетдин улы кирпечтән ике катлы иркен йорт төзетә. Әлбәттә, аның күп эшләрен үз куллары белән башкара. Йорт хуҗасының 60 яшьлек юбилеен һәм өй туен бергә үткәрәләр.


Роберт Камалетдин улының тагын бер яраткан шөгыле – умартачылык турында сөйләмәсәм, аның турындагы язмам тулы булмас кебек. Гомере буе, хәтта шофер булып эшләгәндә айлар буе командировкаларда йөрсә дә, ул аңа тугры кала.


– Әнием ягыннан дәү әтием гомере буе бал кортлары үрчеткән. Олыгая башлагач, бу эшкә мине дә җәлеп итте. Һәм ул аны өлкәннәргә генә хас осталык белән тормышка ашырды. Мин 4нче сыйныфны тәмамлаган җәйдә без аның белән корт күче “кундырып” алу өчен урманда ике умарта күтәрдек. Берсе – миңа, икенчесе – аңа атап. Минем умартага күч алданрак кунды. Дәү әтием аны ат арбасына утыртып, безнең бакчага китереп урнаштырды. Шул вакытта минем нинди горурлык белән йөргәнемне күрсәгез иде! – дип искә ала әңгәмәдәшем.


Йорт төзеп, үзаллы яши башлагач, Роберт Минәҗев авылдагы умарталарын да Кәчәүгә күчерә. Бу вакытта алар дүртәү була.
Бүген исә ул тирә-якта иң тәҗрибәле умартачыларның берсе исәпләнә. Җәен кортларның бал җыю чорында умарталарын Калтасы районының инде бетеп баручы Чумар авылына күчерә. Авыл тирәсендә үсүче урманнардан җыелган юкә балы югары сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Ул кешегә салкын тигәндә бик файдалы. Юкә чәчкәсе коелганнан соң, хуҗа умарталарын карабодай басуы янына күчерә. Карабодай балын исә шикәр чире белән авыручылар бик теләп ала.


Роберт Камалетдин улы Николо-Березовка авылында, Нефтекама һәм Агыйдел шәһәләрендә үткәрелүче авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә даими катнаша. Анда ул кәрәзле бал, тома балавыз һәм башка төр умартачылык продукциясе дә сата. Халык аларны бик теләп сатып ала. Чөнки алар яхшы сыйфатлы.


– Мин аларга йөрәк җылымны өстим бит! – дип елмая хуҗа.
Боларга өстәп, Роберт Камалетдин улының ел саен дистәләрчә корт күче сатуын да әйтергә кирәк. Берничә ел элек хәтта Бишбүләк районыннан килеп 30 күч алып киткәннәр. Хәстәрлекле умартачыдан алынган күчләр беренче елда ук үрчеп китә һәм хуҗаларын мул табыш белән куандыра.

Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.
Нефтекама шәһәре.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас