

Благовар районында урып-җыю эшләре киң колач белән бара. Хәзерге чорда бөртеклеләр мәйданының 20 проценты суктырып алынган – бу, нигездә, уҗым культуралары. Әйтергә кирәк, аларның уңышы шактый югары булды, мәсәлән, уҗым бодае гектардан 28 центнер бирсә, арышның гектар көче 22 центнер тәшкил итте. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Радик Әхмәдуллин билгеләвенчә, хәзерге чорда барча хуҗалыклар да сабанашлык бөртеклеләрне урып-җыю белән мәшгуль.
Илфат Әхмәтшинның крестьян-фермер хуҗалыгында урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Уҗым культураларының гектар куәте биредә уртача район күрсәткеченнән югарырак – 34 центнер. Фермер моның серен басучылыкта заманча технологияләрне нәтиҗәле куллануда күрә. Игенчелектәге мөһим агротехник эшләрне – ашлама кертүне, химик утауны – вакытында башкарганнар. Үсемлекләрне тәрбияләү чорында ашламаны сыекландырып куллану да үзенең нәтиҗәсен бирә. Әлеге максатта хуҗалыкта ашлама әзерләүче махсус агрегат сатып алынган.
– Корылыклы елда ашламаны сыекча рәвешендә куллану бик тә отышлы ысул, – ди фермер. – Уҗым бодае басуларында бу алым быел ике тапкыр кулланылды. Сабанашлык бөртеклеләре мәйданнарында без аны өч тапкыр куллануны гадәткә керттек. Басуларның уңдырышлылыгында бу фәкать уңай яктан гына чагыла.
Илфат Фәвил улы – иң тәҗрибәле фермерларның берсе, аның крестьян-фермер хуҗалыгы районда беренчеләрдән булып 90нчы еллар башында ук оештырылды. Төп эшчәнлек юнәлеше кошчылык булган хуҗалык хәзерге чорда киң тармаклыга әверелде: биредә кошчылык белән бергә елкычылык та нәтиҗәле үсеш алды. Фермер, тәҗрибә туплау белән бергә, җир мәйданнарын арттыруга да иреште, атап әйткәндә, чәчүлекләре 2 мең гектар тирәсе тәшкил итә.
Быел хуҗалыкта борчак һәм солы үстерелгән, сабанашлык бодае да зур гына мәйданнарны били. Хәзерге чорда төп бурыч – игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу. Шушы максатта урып-җыю техникасы тиешенчә әзерләнгән, агрегатлар күпчелек яңа. Урып- җыюны ике комбайн алып бара, механизаторлар Марат Шабангалиев һәм Венер Әхмәтшин вакыт белән исәпләшмичә эшли. Ашлыкны ындыр табагына тәҗрибәле шоферлар Әлиф Муллаянов белән Илдус Тимербулатов ташый.
Басудан кайтарылган ашлык махсус агрегатта киптерелгәннән соң гына саклагычларга салына. Һава торышы коры булса да, комбайннан алынган иген киптерүне таләп итә. Атап әйткәндә, ашлыкның дымлылыгы 17-18 процент тәшкил итә, әлеге күрсәткечне 12-15 процентка җиткерү мотлак. Шуңа да хуҗалык җитәкчесе эш процессын ныклы күзәтүдә тота.
Ындыр табагында да эш кызу бара, аерым көннәрдә бирегә 100 тоннага якын ашлык кайтарыла. Игенне уру-сугудагы кебек, җилгәрүдә дә югары җитештерүчәнле агрегатлар кулланыла. Ашлыкны эшкәртүгә 4 кеше җәлеп ителгән, эшләрнең күпчелеге тулысынча механикалаштырылган.
Комбайннар эшне тәмамлау белән, басуга салам җыйгыч техника керә. Салам пресслау агрегатларына тәҗрибәле механизаторлар Хәтмулла Әхмәтшин һәм Азат Шабангалиев идарә итә. Әйтергә кирәк, бу эшнең осталары йөкләтелгән бурычны намуслы үтәп, салам хәзерләүдә дә югары җитештерүчәнлек күрсәтә. Әйткәндәй, кошчылыкка махсуслашкан хуҗалык өчен саламның әһәмияте зур, чөнки ул кошлар астына җәю өчен дә, мал азыгы буларак та файдаланыла. Атап әйткәндә, кышлату чорына бер мең тоннага якын салам таләп ителә.
Айсылу Хәсәнова.