Әбҗәлил районында кымыз ясаучылар күп. Шулай да Гөлназ һәм Ишморат Әминевларның кымызы кибет киштәләрендә озак тормый. Гүзәл табигать белән сокланырга килүчеләр шифалы эчемлекне йортларыннан ук кереп ала.
Хуҗабикә әйтүенчә, вакытында моның белән аның каенанасы белән каенатасы шөгыльләнгәннәр. Алар олыгайгач, бу эш тукталып кала. Гөлназ бу эшчәнлекне тергезү нияте белән яна башлый. Хәер, ире дә бу идеяне күтәреп ала һәм 2008 елдан башлап Әминевлар кымыз җитештерүгә ныклап тотына. Бүген ике көтү бия савалар, һәрберсендә 20ләп баш. Көненә 100-130 литрга якын сөт савыла, хәтта кымызны гөбеләрдә кул көче белән ясыйлар. Өч төрле кымыз җитештерә Әминевлар: әче, төче һәм ысланган – һәрберсенең тәме үзенчәлекле, шулай да ысланган кымызга фестиваль кунаклары өстенлек бирде.
Учалы районының Яңа Бәйрәмгол авылыннан Шәриповлар гаиләсе бу эшкә өч ел элек кенә керешеп киткән. Саҗидә Шәрипова әйтүенчә, 70-80 баш биядән көненә 250-300 литр сөт савып ала. Эшчәнлекне югары дәрәҗәгә җиткерү дәүләт ярдәме белән мөмкин булган. “СтартАп” программасында катнашып, 2 миллион 900 мең сум акча алганнар. Моны бияләр санын арттыруга юнәлткәннәр – тагын да 38 баш сатып алганнар. Бияләрне өч савучы сава, ә калган эшләр барысы да механикалаштырылган. Моның өчен кирәк булган барлык җиһазлары да бар Шәриповларның.
Кымыз фестивале мәйданчыгыннан кеше өзелмәде бу көнне. Чын башкорт кымызын һәркем тәмләп карасы килүе аңлашыла. Шул ук вакытта аерым сәхнәдә җыр-моң да өзелмәде. Ә бәйрәм кунакларын Башкортстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары, жюри рәисе Фәрит Вәлитов, “Акбузат” елкычылык һәм ат спорты буенча компетенция үзәге директоры Руслан Фәйзуллин, Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Кадрия Гайнетдинова сәламләделәр.
Республикабызның иң оста кымызчыларын бер мәйданчыкка җыйган Кымыз фестивале, йола буенча, агымдагы ел җиңүчеләрен ачыклады. Шулай итеп, иң яхшы кымыз ясаучы дип Әбҗәлил районыннан Ильяс Һибәтов танылды. Икенче урынны Ярмәкәй районыннан Наталья Дик алды, ә өченче урында – Әлшәй районыннан Фидан Әхмәтҗанов.
Шулай ук иң өлкән һәм иң яшь кымыз ясаучыларны да билгеләп үттеләр. Зилаер районыннан Марат Абдуловның бу өлкәдәге тәҗрибәсенә тиңләшүчеләр юк, ә Әлшәй районыннан Динар Ахунов, катнашучылар арасында иң яше булуга карамастан, креативлыгы белән аерылып торды. Фестиваль кунаклары югарыда телгә алынган Гөлназ Әминева, Белорет районыннан Рәүф Мәгафуров һәм Баймактан Илнур Хәмитов ясаган кымызны иң тәмлесе дип таныды. Ә Гран-прига бу юлы Учалы районыннан Лилия Сәгадәтова лаек булды.
Кымыз ясаучыларның һәрберсе бәйгегә җиңү артыннан гына түгел, аралашу, үзләрен күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу өчен дә килде. Кымыз фестиваленең йолага әверелүе дә милли эчемлекне тагын да югарырак дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирә.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.