+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
21 август 2023, 09:47

Башкортстанда бал күп!

Төбәктә урман балы җитештерү күләме 6 тоннадан артык тәшкил итә. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атна саен уздыра торган оператив киңәшмәдә Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сөйләде.

bashinform.rubashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Премьер-министры урынбасары сүзләренчә, төбәктә урман балын җитештерү күләме 6 тоннадан артык, ягъни җитештерелгән балның гомум күләменең 0,1 процентын тәшкил итә.

Бүген Башкортстанда 60тан артык умартачы урман балы җитештерүче буларак теркәлгән. Бу төр умартачылык тау-урман зонасында киң таралган.

Илшат Фазрахманов, шулай ук, республикада гамәлдә булган умартачылыкка ярдәм программасы турында да искә төшерде.

— Агымдагы елга программа кысаларында 20 миллион сум бюджет акчасы бүлеп бирелде, алар чыгымнарның бер өлешен 50 процентка кадәр компенсацияләү өчен кулланылачак, — дип аңлатты Илшат Фазрахманов.
Автор:Денис Таваев
Читайте нас