

Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев җитәкләгән алдынгы кооперативта, гомумән, барлык эшләр дә комплекслы алып барыла. Хуҗалыкның куәтле биш басу корабы киң иген кырларын иңләп үтүгә, артларыннан ук тезмәләрдәге саламны рулоннарга төрү өчен “ПРФ-145” агрегатлары таккан “Беларус”лар керә. Бер үк вакытта “КамАЗ” машиналары салам рулоннарын фермалар янына ташып тора, анда алар эскертләргә өелә. Кичә шундый ук эшләр башкарылган басуларда исә инде сабан таккан ике “К-700” һәм бер “К-742” тракторы эшли. Алар җирне туңга сөреп, шул рәвешле параллель рәвештә инде киләсе ел уңышын хәстәрли.
– Быел уҗым культураларын урып-җыюга 26 июльдә төштек. Шул рәвешле урып-җыю кампаниясенең тәүге унике көне эчендә уҗым культураларыннан арыш, көзге бодай; солы һәм вика-солы уңышы тулысынча җыеп алынды. 377 гектарда үстерелгән борчакның бүгенге көнгә 210 гектарында эшләр тәмамланды. Әлеге вакытта исә арпа басуларында эш кайный. Гомумән, хуҗалык алдында урып-җыю эшләрен җәмгысы 3947 гектар мәйданда башкару бурычы тора, бүгенге көнгә 1600 гектар мәйданнарда эш тәмамланды. Бу – барлык чәчүлекләрнең 40,5 процентын тәшкил итә, – диде 9 августта без хуҗалыкта булганда аның рәисе Фәйрүз Заһретдин улы. Кичәге көнгә исә фрунзелылар бөртеклеләрне 60 процентка якын мәйданнардан җыеп алганнар иде. Гомумән, Фәйрүз Заһретдин улы көненә уртача 132 гектар мәйданда урып-җыю эшләрен башкаруларын исәпкә алып, һава торышы шулай яхшы торган очракта, бөртеклеләр һәм кузаклылар урагын 27 августка тәмамларга планлаштырулары турында хәбәр итте.
Урып-җыю кампаниясен шушы рәвешле оешкан төстә алып барулары гына түгел, барлык агротехник таләпләрне дә төгәл башкаручы Фрунзе исемендәге хуҗалыкта, тәүдә кыраулары, аннары корылык белән сынаган быелгы катлаулы елда да мул уңыш үстереп алуга ирешкәннәр.
– Көзге бодай гектарыннан уртача 26,8 центнер уңыш бирде, аерым басуларның гектар куәте исә 29,9 центнерга җитте. Солы һәм борчак басулары 24,6 центнер уңыш белән куандырды. Гомумән исә, бөртеклеләрнең уртача уңышы хуҗалык буенча гектарыннан 24 центнер тәшкил итә, – диде Фәйрүз Галиев.
Үстерелгәнне тиз арада һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен дә алдынгы хуҗалык җитәкчелеге барлык тиешле хәстәрен күргән. Бу максатта уракка төшәр алдыннан гына заманча куәтле өр-яңа “Акрос-585” комбайны сатып алганнар. Шулай ук, чагыштырмача яңа “Акрос-550” комбайннарын иярләгән басу батырлары Нияз Сабитов, Флүс Сабитов, Андрей Егоров, әлеге куәтле басу корабы ышанып тапшырылган Риф Кантимеров, “Вектор-410” штурвалы артында Васил Ибраһимов көн саен диярлек яңа хезмәт рекордлары куеп, хуҗалыкны гына түгел, илне икмәкле итү өчен бар тырышлыкларын салып эшлиләр. Комбайннар бункерларында тупланган ашлыкны “һә” дигәнче ындыр табагына “КамАЗ” машиналарында илтеп җиткерүче ас-шоферлар Илдар Фәйзуллин, Җәлил Хәбибуллин, Наил Кантимеров һәм Наил Морозовны да хуҗалык җитәкчесе мактау сүзләре белән генә телгә алды. Әйткәндәй, аларның эшен, гомумән, эш процессын җиңеләйтү өчен дә алдынгы карашлы хуҗалык җитәкчелеге барлык тиешле хәстәрен күрә. Мәсәлән, без ындыр табагында булганда Җәлил Хәбибуллин былтыр гына алынган өр-яңа “КамАЗ”да, шулай ук, былтыр гына төзелгән 1600 тонна ашлык сыйдырышлы саклагыч эченә бер арба арпаны бушатып, бина эчендә үк иркенләп борылып, күз ачып йомган арада яңадан басуга да юл тотты. Бер сүз белән, Фрунзе исемендәге хуҗалыкта бөтен нәрсә булсын дип, уңайлы булсын дип, төптән эзлекле уйлап эшләнә, шуңа эшләре дә һәрвакыт уң бара!
Хуҗалыкта һәр эш, һәр процесс ныклап уйланылып башкарыла дигәннән, без килгән көнгә кадәр ашлыкны, өлгерүенә карап, тәүдә чабып тезмәләргә салганнар, аннары суктырганнар. Бу эштә Фәйрүз Заһретдин улы “КСУ-1” агрегатында эшләүче Радик Ханнанов һәм Фәнис Каһарманов, “Магдон” үзйөрешле чапкычын иярләүче тәҗрибәле механизатор Фидан Габидуллин һәм аны алыштыручы, беренче ел гына эшләвенә карамастан, югары күрсәткечләргә ирешүче Алексей Даниловны да бары тик мактап телгә алды.
“ПРФ-145” агрегаты таккан өч “Беларус”та саламны рулоннарга төреп баручы эш атлары Хөсәен Сабитов, Рәсим Йосыпов һәм Сергей Конаровның җегәрлегенә дә сокланмау мөмкин түгел. Шул исәптән алар тырышлыгы белән дә иртән генә күкрәп утырган иген басулары кичкә инде уңышы урып алынып, саламы фермалар янына ташылган кола-ялан булып кала! Монысы да озакка түгел, чөнки иртәгәсен инде бирегә алдынгы механизаторлар Юрий Иванов, Альберт Хәйбуллин һәм Михаил Фадеев иярләгән сабан таккан “К-700” һәм “К-742” тракторлары керә.
Җаваплы чорда эшне сәгатьтәй төгәл итеп оештырган белгечләр: баш агроном Ринат Сәйфуллин, баш инженер Илнур Кантимеров, ындыр табагы эше белән нәтиҗәле идарә итүче Радик Сәйфуллинның фидакарьлеген дә хуҗалык җитәкчесе зур хөрмәт белән телгә алды.
– Басулар мул уңыш бирә, техника бер генә көнгә дә ватылып тормый, ындыр табагында ашлык коры килеш, чистартылып келәтләргә кереп ята икән, бу, беренче чиратта, аларның хезмәт җимеше һәм һөнәри осталыклары турында сөйли, – ди Фәйрүз Галиев.
Иртәгә, 19 августта исә хуҗалык уҗым культураларын чәчүгә дә төшәчәк. Моның өчен басулар да, орлык та, техника һәм ягулык-майлау материаллары да җитәрлек хәзерләнгән. Шулай ук хуҗалык хезмәткәрләре алдында зур гына мәйданда көнбагыш уңышын җыеп алу бурычы да тора. Әйткәндәй, фаразларга караганда, быел көнбагыш аеруча мул уңыш белән сөендермәкче.
Әлеге мөһим эшләрнең барысын да хуҗалык уңганнарына җиңел генә башкарып чыгарга һәм салган хезмәтләренең тишенчә әҗерен күрергә язсын, дигән изге теләктә калыйк!
Илдар Фазлетдинов,
Федоровка районы.