+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
21 август 2023, 05:11

Куелган бурыч үтәләчәк!

Гадәттән тыш хәл районда аграр җитештерүгә нинди йогынты ясаячак?

Куелган бурыч үтәләчәк!Куелган бурыч үтәләчәк!
Куелган бурыч үтәләчәк!

Чакмагыш – республикада ашлыкны иң күп җитештерүче районнарның берсе. Узган ел биредә тулай җыем 200 мең тоннадан, ә һәр гектардан алынган уртача уңыш 42 центнердан артты. Район хуҗалыклары быел да чәчүне зур өметләр белән башлады. Кызганычка каршы, җәй башыннан дәвам иткән коры һава шартлары чәчүлекләргә зур зыян китерде. Хөкүмәт дәрәҗәсендә кабул ителгән карарга ярашлы, Чакмагыш күптән түгел республикада Гадәттән тыш хәл игълан ителгән районнар исемлегенә керде.

Урып-җыюның беренче атнасында ук биредә басучылыкта күрелгән зыян күләме исәпләнде. Район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Ихсанов сүзләренә караганда, корылык аркасында зыян күргән 2400 гектардагы бөртекле һәм кузаклы культуралар урак башланганчы ук сенажга салынган. Табигать казасы шулай ук, “Базы” хуҗалыгында 340 гектардагы чөгендер үсентеләрен тулысынча юкка чыгарган. Игенчелектә зур югалту кичергән хуҗалыклар исемлегендә “Герой” һәм “Алга” хуҗалыклары да бар.

Гадәттән тыш хәл игълан ителгән районда урып-җыю нинди шартларда бара? Алып җиткерелмәгән басу уңышы аграр хуҗалыклар икътисадында нинди чагылыш табачак?

Район биләмәләрендә июнь­нән август башына кадәр яңгыр яумаган. Туфрак өстен генә чылатып, сирәк кенә күренгән яңгыр тамчылары исә дымга сусаган чәчүлекләргә ярдәм итә алмаган. Аның каравы, ав­густның беренче өч көнендә явым-төшем айлык нормадан күбрәк тәшкил итте. Әлбәттә, бөртеклеләр уңы­шына файдасы чамалы булса да, мал азыгы культураларына йогынтысы сизеләчәк.

– Һәр җәйнең кабатланмас үзенчәлеге була, әмма, быелгыдай катлаулысын хәтер­ләмим, – ди 40 елга якын гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Илгиз Фаил улы. – Игеннәрнең ике атнага иртә өлгерүенә дә әзер идек. Хәзер исә соңгы атнадагы яңгырдан соң, туфрак астында чыкмый калган орлыклар шытым биреп, үсеп китте. Алар җыеп алынасы уңышның дымлылыгын арттыра. Шуңа күрә, басу культураларын турыга сугу кимеде, күбрәк тезмәләргә салып, кипкәч кенә суктырабыз. Бу хәл хуҗалыкларда кип­тергечләрне эшкә кушарга мәҗбүр итте. Алар белән проблема юк. Элек иртә таңнан төнге икеләргә кадәр эшли иде комбайннар. Быел кичке ун тулуга чык төшә дә иртәнге сәгать тугызларга кадәр эшне туктата.

Быел районда бөртеклеләр 39 мең гектар тәшкил итә. Бу узган елдагыдан 8 мең гектарга кимрәк. Чәчүлекләр структурасына “Базы” хуҗалыгының күрсәткече төзәтмә керткән. Корылыкка бирешкән басулардан тыш, биредә башка сәбәпләр дә бар. Алдынгы аграр предприятие былтыр рекордлы ашлык уңышы җыеп алганнан соң, сәү­дәдә аңа сорау һәм бәяләрнең төшүен исәпкә алып, уҗым басуларын киметү исәбенә 6 мең гектарда горчица чәчкән. Алар әлеге мәйданда үстерелгәннең яртысын май сыгу өчен орлыкка җыеп алачак. Сәүдә базарында соңгы айлардагы тотрыксызлык шартларында хуҗалык башлыгы Вадим Соколовның мондый карарга килүе бик урынлы һәм керемле булмакчы, дип фаразлый белгечләр.

Бу көннәрдә барлык кате­гория хуҗалыкларда да урып-җыюның “иң югары ноктасы”. Айның беренче ункөнлегендә район буенча уртача уңыш 30 центнердан артык иде. Соңгы культураларның әлеге күрсәт­кечкә төзәтмәләр кертүе дә ихтимал.

– Гадәттән тыш хәл шартларында быел чакмагышлылар үз ихтыяҗларына җитәр­лек ашлык җыеп алырмы, дип кызыксынам хакимият башлыгы урынбасарыннан.

– Әлегә алдан фаразлар белән ашыгырга ярамый. Әмма, исәпләүләргә караганда, тулай җыемның 90 мең тоннадан ким булмавына ышанабыз. Әйткән­дәй, 2022 елда ул 200 мең тонна иде. Шулай булгач, быелгы корылыкның нинди зыян салуын күз алдына китерә торгансыздыр. Узган елгы уңыштан 100 мең тонна ашлыгыбыз саклануын да әйтергә кирәк. Гомум күрсәткеч былтыргыдан кимрәк күренсә дә, эчке ихтыяҗларга гына түгел, аграрийларның сату өчен дә ашлыгы калырга тиеш, – ди Илгиз Фаил улы.

Белешмә. Район авыл хуҗа­лыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, ел дә­вамында ашлык терлекчелек тармагы ихтыяҗы өчен – 30 мең тонна, халыкка тарату өчен —20-25 мең тонна һәм шулкадәр үк күләмдә чәчү орлыгы сыйфатында таләп ителә.

Быел районда чәчүлек структурасына да үзгәрешләр кертелде. Шикәр чөгендере мәй­даны ике мең гектарга арттырылып, алты мең гектарга җиткерелде.
– Чакмагышлыларның соң­гы елларда сөт җитештерү буенча республикада лидер булып торуы токымлы маллар саны артуга гына түгел, ә азык базасын ныгытуга, аның сыйфатын яхшыртуга да бәйле. Әйтергә кирәк, басучылыктагы казанышлары ит-сөт җитеш­терүне арттыруга турыдан-туры йогынты ясый. Биредә ашлыкны читкә сату өчен генә түгел, эчке их­тыяҗ­лары өчен дә күпләп үс­терүләре игътибарга лаек. Табигать казасы зур булса да, без быел да район хуҗа­лыкларының аграр продукция җитештерүдә алдынгы булып калачакларына ышанабыз, – ди җәйге басу эшләре чорында бирегә вәкил итеп тәгаенләнгән республика Авыл хуҗалыгы министрлы­гының бүлек начальнигы Илшат Әхмәтов.

“Заря” кооперативында бөр­теклеләр 2100 гектарны били. Без урак эшләре белән танышкан көнне басу батырлары арпа уңышын җыя иде.
– Чәчү әйләнешенә зыян китермичә генә узган көздән уҗым культуралары мәй­даннын бераз киметкән идек, – ди хуҗалык рәисе Ранис Мөга­лимов. – Узган елгы ашлыкның да яртысы калды. Быел уҗым арышы һәм бодаен чәчү өчен 800 гектар әзерләдек. Берничә көннән аграрийлар басуга чыгачак. Якынча исәпләүләр буенча, ашлыкның тулай җыемы 45 мең центнердан ким булмаячак. Быелгы шартларда бу начар түгел.
Белешмә. Кооперативта 303 пайчы теркәлгән. Алар­ның һәркайсы 7шәр гектарга ия. Хуҗалык җитәкчесе уңышның күпме дәрәҗәдә җыеп алынуына карамастан, һәр пайчыга тү­ләү­сез шартларда икешәр цен­т­нер ашлык биреләчәген әйтте.

“Заря”лылар сентябрь башына кадәр бөртеклеләр урагын тәмамлау максаты белән эшли. Үзләренең “Акрос” маркалы югары җитештерүчәнле дүрт комбайны бар. Күрше предприя­тиедән “Нью-Холланд” комбайны ярдәмгә килгән.

– Без бу хуҗалыкны һәр тармакта җитештерүне арттырудагы нәтиҗәле эшчән­леге өчен үрнәк итеп куябыз, – ди авыл хуҗалыгы ида­рәсенең баш агрономы Рөстәм Зәйдуллин. – Басучылыктагы казанышлары терлекчелекне үстерүдә ышанычлы база булып тора. Зур булмаган кооперативта сыер маллары 1100 башка җитте. Җәйнең мал азыгы хәзер­ләүчеләр өчен уңайсыз булуына карамастан, терлек­ләргә җитәр­лек печән тупладылар. Узган елдагыдан калган ике мең тонна сенажлары бар. Уңышны тиз көннәрдә җыеп алу өчен җитәр­лек техника булу да мөһим.

Әйткәндәй, өч “КамАЗ” водителе – Салават Гыйльванов, Ранис Ихсанов һәм Илдус Низаев комбайннар бункерыннан ашлыкны өзек­лекләргә юл куймый, ындыр табагына ташып тора. Алар һәркайсы амбарга көн саен 50шәр тонна яңа уңыш ташый.

– Игенчелек җир хуҗа­ларыннан зур тырышлык сорый һәм уңганнарга игелеге белән кайтара, – ди Ранис Рәмзил улы. – Кызганычка каршы, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продук­цияләренә бәяләрнең түбән булуы гына күңелне бераз төшерә. Әлбәттә, ит һәм сөт, ашлык җитештерүне, һава торышына сылтанып, киметүгә юл куярга ярамый. Сәүдә базарындагы хәл­ләрнең дә, сатып алу бәя­ләренең дә тотрыклануына ышынабыз. Салынгын хез­мәткә лаеклы түләнергә тиеш. Узган ел комбайн­чыларның сезон вакытында эш хаклары 300 мең сумга җитте. Лаеклы эш хакы алу өчен җитеш­терүне арттыру гына аз, сәүдә мөмкин­лекләре дә кирәк...

Белешмә. Белгечләр исәп­ләвенчә, гадәттән тыш хәлгә дучар иткән сәбәпләр аркасында, уртача гектар куәтен 25 центнердан исәпләгәндә дә, зыян күргән мәйданнардан район буенча 6500 тонна чамасы ашлык җыеп алып бете­релмәячәк­. Бу – әлеге бәяләрдә 65 миллион сум югалту дигән сүз. Шулай ук, коры­лыкка дучар булган план­тацияләрдән җыеп алынмаган чөгендер уңышы якынча 10,2 мең тонна чамасы тәшкил итәчәк.

Афәрин! “Заря” копперативы рәисе Ранис Мөгалимов район үзәгендәге мәктәп укучыларын яңа уку елы белән котлап, идарә исемен­нән 20 данә “Әллүки” балалар журналы бүләк итүе турында хәбәр итте.

Олег Төхвәтуллин.
Чакмагыш районы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас