+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
21 август 2023, 10:18

"Сөт иле"нә килегез!

Русиядә иң зур сөт бәйрәме - "Сөт иле" дип аталучы 11нче сөт фестивале уфалыларны һәм кунакларны, файдалы эчемлек яратучыларны яңадан сәламләргә шат. Быел чара Дуслык монументы янындагы Агыйдел елгасы яр буендагы яңа мәйданчыкта узачак. Бүген ул - шәһәр халкының иң яраткан урыннарының берсе, Башкортстан башкаласының визит карточкасы.

"Сөт иле"нә килегез!"Сөт иле"нә килегез!
"Сөт иле"нә килегез!

Быел чара «Бәйрәмгә кушылыгыз!» девизы астында уза. Традиция буенча кунакларны «Российское молоко» компанияләр төркеменең «Первый вкус» сәүдә маркасыннан сәламләү көтә.

– Башкортстан сөт республикасы булды һәм шулай булып кала да. Бездә товар сөте җитештерү күләмнәре үсә. Узган елда төбәкнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары 760 мең тонна югары сыйфатлы продукт җитештерде. Республикада сөт эшкәртү буенча 80 тирәсе предприятие эшли, алар төбәкне күп төрле сөт продуктлары белән тәэмин итәргә сәләтле,

- диде Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Фестивальдә яраткан аттракционнар, спорт мәйданчыклары, фудкорт зонасы, сөт ярминкәсе, ферма, балалар өчен осталык дәресләре эшләячәк. Шулай ук 449 килограмм "Салават" туңдырмасын отарга мөмкин булачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас