

9 августта Федоровка районының “Азат” җәмгыятендә без булганда биредә уҗым культуралары урагы ахырына якынлашып, көзге чәчүгә төшәргә әзерләнеп торалар иде.
– Быел көзге бодай 2 мең гектарда үстерелде. Аның уңышын урып-җыюда алты “Акрос” комбайны эшли. Яңгырлар булмау сәбәпле, быел уңыш кайтышрак – гектар куәте уртача 18 центнер тәшкил итә. Бүген төп бурыч – үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алып, чистартып, коры килеш келәтләргә салу, – диде, эшләр торышы белән таныштырып, “Азат” җәмгыятенең Югары Явыш бүлекчәсе идарәчесе Алмаз Гобәйдуллин.
Һәр аяз көнне нәтиҗәле файдаланып, уракны иң кыска агротехник срокларда тәмамлау максатында үз һөнәренең осталары булган комбайнчылар Вилдан Халитов, Илһам Әлибаев, Айдар Усманов, Илдар Кинҗәгулов, Юрий Данилов, Евгений Федоров, басу белән ындыр табагы арасындагы юлга тузан төшермәгән тәҗрибәле“КамАЗ” водительләре Олег Асабин, Василий Евдокимов, Ренат Дашкин, Юрий Николаев һәм башкалар барлык тырышлыкларын салып эли. Әйтик, Илдар Кинҗәгулов белән Тәлгать Ишембәтов без килгән көнне урып-җыю эшләрен Югары Явыш авылыннан ерак түгел басуда алып баралар иде.
– Комбайннар яңа, заманча. Элекке кебек кабина эчендә манма тиргә батып, тузан эчеп йөрисе түгел. Җиләс, иркен, музыка уйнап тора. Көнгә ике тапкыр басуга алып килеп ашаталар. Хезмәт хакы да югары. Шулай булгач, кинәнеп эшлибез, – диделәр йөзләреннән нур балкып торучы басу батырлары.
Бу көннәрдә хуҗалыкның ике ындыр табагында эшләүчеләр өчен дә кызу чор. Мәсәлән, Югары Явыш бүлекчәсенең ындыр табагы мөдире Альбина Якупова моңа кадәр көзге чәчү өчен орлыкларны агулау эшен оештырган булса, бүген ул тулысынча басудан кайткан ашлыкны чистартып, киптереп, келәтләргә урнаштыру белән мәшгуль.
– Келәтләр җитәрлек, алар барысы да тиешенчә әзерләнде. Былтыргыдан калган ашлыгыбыз да бар, – диде бу уңайдан Алмаз Гобәйдуллин.
Без килгәндә хуҗалыкта көзге культуралар урагын якын арада тәмамлап, өлгерүенә карап, берәр атнадан сабанашлыкны урып-җыюга төшәргә план коралар иде. Язгы культураларны урып-җыюга инде хуҗалыктагы барлык җиде “Акрос” комбайны да җәлеп ителәчәк. Ә менә киләсе ел уңышын хәстәрләп, уҗым культураларын чәчүгә “Азат” җәмгыятендә 9 августта төштеләр.
– Быел хуҗалык буенча 2000 гектарда көзге бодай, 300 гектарда арыш чәчеләчәк. Бу эшне “Амозоне” чәчү комплексын таккан куәтле “К-744” тракторында зур тәҗрибәле механизаторыбыз Тәлгать Дашкин башкарачак. “КамАЗ” машинасы базасындагы манипуляторда эшләүче Иван Сальников исә аның чәчү комплексын өзлексез орлык белән тәэмин итеп торачак. Эшне кыска агротехник срокларда башкарып чыгу өчен барысы да – җир дә, орлыклар да, техника да, ягулык-майлау материаллары да әзер. Шуңа да эшне якынча 10-12 көндә, 20 августка тәмамларга исәп тотабыз, – диде ул вакытта Алмаз Гобәйдуллин.
Әйткән сүз – аткан ук, дигәндәй, мәкалә матбугатка әзерләнгән вакытта бу эшнең ахырына якынлашуы турында куанычлы хәбәр килде.
Бер үк вакытта хуҗалыкта мал азыгы хәзерләү кампаниясе дә дәвам итә. Без булганда, мәсәлән, сенаж салу бара иде. Ул хуҗалыкның ике бүлекчәсендә 3250 тонна күләмендә хәзерләнгән. Күпьеллык үләннәр быел сыеграк булса да, малларны нәтиҗәле кышлату өчен азык җитәрлек тупланган.
Җәмгысы исә 9 мең гектар чәчүлекләре булган “Азат” җәмгыятендә быелгы уракта 6,5 мең гектардан уңышны җыеп алу бурычы тора. Шул исәптән 2000 гектарны – көнбагыш, 94 гектарны соя басулары били. Шулай булгач, эшләрнең иң кызу чоры алда тора дияргә дә мөмкиндер. Хуҗалык уңганнарына бөртеклеләр уңышын да, көнбагышны да җиңел, уңайлы һәм югалтуларсыз җыеп алырга язсын, дигән теләктә калыйк! Бураларыгыз быел да мул уңыш белән тулсын!
Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ.
Федоровка районы.