+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
22 август 2023, 10:30

Эшнең ыраган чагы

Илеш игенчесе аяз көннең һәр минутын отышлы файдаланып калырга ашыга.

Эшнең ыраган чагыЭшнең ыраган чагы
Эшнең ыраган чагы
     

       Илеш районы авыл хуҗалыгы эшчәннәре узган елда мул уңыш җыйды, хезмәт казанышларына иреште. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян- фермер хуҗалыклары 235 мең тоннадан артык ашлык туплады, һәр гектардан уртача уңыш 34,6 центнер тәшкил иткән иде.

       Ләкин быелгы җәй аграрийлар өчен зур сынауга тиң. Елның коры килүе аркасында басуларда төшем түбән. Гектар куәте – уртача 15,1 центнер чамасы. Шулай булуга карамастан, авыл эшчәннәре тир түгеп үстергән уңышның бөртеген дә әрәм итмәскә тырышып көч сала. Алар аяз көннең һәр минутын отышлы файдаланып калырга ашыга. Бу җәһәттән “Игенче” крестьян-фермер хуҗалыгы (генеральный директоры – Илдар Шәяхмәтов) хезмәтчәннәре сынатмый. Биредә шактый тәҗрибә туплаган кыр батырлары тир түгә. Урып-җыю эшләренең тәртибен белү, төзек техника үстерелгән уңышны югалтусыз җыеп алырга мөмкинлек бирә.
       Игенчеләр, алга зур максатлар куеп, язгы чәчүне оптималь вакытта һәм сыйфатлы итеп башкарып чыккан иде. Ләкин җәй буена яңгырларның вакытында яумавы сәбәпле, көткән уңышка өмет итеп булмый. Шулай булуга карамастан, хезмәтчәннәр күңелләрен төшерми. Бүген биредә һәр участокта чәмле хезмәт оештырылган.
       – Хуҗалык идарәсе басучылык уңышын күтәрү юнәлешендә эзмә-эзлекле эш алып бара. Гектар куәтен арттыру өчен чәчү нормасын үтәүгә аеруча зур игътибар бирдек. Бодай, арпа, карабодай чәчүлекләре гербицид белән эшкәртелеп, барлык чаралар вакытында үтәлсә дә, узган елгы уңышны алып булмый. Агымдагы елда уракны җиңеләйтү максатыннан бер “Палессе GS10” ашлык сугу комбайны, прицеплы “КамАЗ” автомашинасы, төрле тагылма инвентарьләр сатып алдык, – ди “Игенче” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Ганиев.
       Әйтергә кирәк, хуҗалыкның сөренте җире исәпләнеп, 975 гектарны – язгы бодай, 332сен – арыш, 237сен – борчак, 774ен – арпа, 728 гектарны карабодай били.
Хуҗалык уңганнары борчакның – “Рокет”, арышның “Памяти Кунакбаева” сортларын югалтуларсыз җыеп алган. Без килгәндә хезмәтчәннәр “Памяти Чепелева” сорты биләгән арпа басуында тир түгә иде. Аның гектар куәте чагыштырмача сөенерлек – 13 центнер тәшкил итә. Әлеге культураны хуҗалыкның уңган механизаторлары – бертуган Илшат һәм Фларис Кашаповлар “МТЗ-12.21”, “МТЗ-82” тракторларына тагылган “ЖВЗ-7” чапкычлары белән тезмәләргә салган. Алар көненә 40ар гектар мәйданда эш башкарган. Тәҗрибәле комбайнчылар Флорид Газетдинов (“Палессе GS10”), Флүн Әзһәров, Рәмзил Насретдинов, Илшат Абдуллин (“ДОН-1500”) яңа уңышны суктыра. Водительләр Рамил Иргалин, Нәкыйп Садыйков, Салават Әбелкарамов, Венер Ганиуллин, Тимур Хөснуллин өзеклекләргә юл куймыйча ташып тора.
       Әйтергә кирәк, соңгы елларда Кужбахты авылында “Игенче” крестьян-фермер хуҗалыгы үз көче белән заманча, куәтле яңа “ЗАВ-40” һәм игеннәрне саклау өчен ике склад төзеде. Машинистлар Фәнүс Хуҗин, Дамир Сафиуллин, водитель-машинист Ринат Закиров, үз эшләренә җаваплы карап, яңа уңышны кабул итеп, чистартып тора. Үлчәүче Зөһрә Сафиуллина ашлыкның исәбен төгәл алып барса, ындыр табагы мөдире Илнур Шәяхмәтов һәр эшне контрольдә тота. Орлыклар җитәрлек күләмдә туплана.
Киләсе ел уңышы өчен җир эшкәртелеп, ул механизаторлар Шәмсиәхмәт һәм Альберт Сәгабиевларга ышанып тапшырылган.
       Печән хәзерләүдә авыл уңганнары Фларис Кашапов, Рүзил Әзһәров, Илфак Гыйльфанов өлгерлек күрсәткән. Яшел төргәкләр эшчеләргә бирелгән, артып калганы халыкка сатылган. Шулай ук пай җирләре өчен халыкка бушлай өч төргәк салам, ике центнер ашлык бирелә. Шунысы сөенечле: “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Игенче” производство участогы таралгач, эш көчендәгеләр читкә йөреп эшләргә мәҗбүр иде, хәзер аларның күпчелеге “Игенче” крестьян-фермер хуҗалыгында хезмәт сала.
       Басуда эшләүчеләр ике тапкыр кайнар аш белән тукландырылып, пешекче Любовь Мөхәммәтҗанова тәмле ризыклар белән сыйлый. Ватылу очрагына эретеп ябыштыручы, слесарь, техника ремонтына кагылышлы башка белгечләр әзер. Бу көндәлек планлаштырылган эшне башкарып чыгуда отышлы чара булып тора. Гомумән, биредә һәр җирдә тәртип, барлык көч үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алуга юнәлтелгән.

Лира ГӘРӘЕВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас