

Бөрҗән районында умарталыкны эшкуар 9 ел дәвамында үстерә. Умарталарының гомум саны 300дән артык. Моннан тыш, умартачы Бөрҗән бал кортлары өчен нуклеуслы парк булдырган.
2021 елда Вадим Сәйфетдинов хатыны белән бергә муниципаль «Эшкуарлык сәгате»ндә умартачылыкны үстерү буенча инвестиция проектын тәкъдим итә һәм Бөрҗән районы хакимияте ярдәмен ала.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, быел республикада урман умартачылыгына ярдәм итү программасы эшли башлады, аның буенча умартачылыкны үстерүгә субсидия алырга мөмкин. Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре умартачы белән әлеге программада катнашу мәсьәләләре буенча киңәшләшер өчен элемтәгә керәчәк.
- Чолыкчылык - бик борынгы һөнәр, алар белән бөтен династияләр шөгыльләнә. Һәм аны икътисадның тармагы, туризмның үсеш ноктасы буларак саклап калу өчен мондый ярдәм программасын формалаштыру идеясе туды, – диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru