+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
25 август 2023, 05:33

Юрматының данын Чурбаевлар арттыра!

Җитештерү куәтләрен елдан-ел үстерә баручы алдынгы фермер хуҗалыгы быел авылда зур база да сатып алган.

Юрматының данын Чурбаевлар арттыра!Юрматының данын Чурбаевлар арттыра!
Юрматының данын Чурбаевлар арттыра!

Элекке елларда Юрматы җирендә кайчандыр республикада данлыклы Пугачевский, аннары Юрматы совхозларының эшен шактый нәтиҗәле дәвам итүче кечерәк күмәк хуҗалыклар да булды. Әмма алар базар икътисады шартларына яраклашып китә алмадымы, җитәкчеләре туры килмәдеме – һәрхәлдә бүген Юрматыда авыл хуҗалыгы производствосы белән шөгыльләнүче эре предприятиеләр юк. Аның каравы, тигез, кара туфраклы басу-кырлары ерак офыкларга сузылган Федоровка районының әлеге бәрәкәтле төбәгендә фермер хуҗалыклары нәтиҗәле үсешә, дияргә тулы нигез бар. Алар арасында Фәнзил Чурбаевның крестьян-фермер хуҗалыгы җир мәйданнары зурлыгы ягыннан да, җитештерү куәтләре буенча да аерым урын алып тора.

Заманында өлкән Чурбаевлар – Гөлсинә Мөдәрис кызы һәм Фәйрүз Муллагали улы нигез салган фермер хуҗалыгы дилбегәсен 2015 елда аларның уллары Фәнзил Чурбаев үзенең ныклы кулларына алды. Әйтергә кирәк, яшь җитәкченең идарә нәти­җәлелеге хуҗалыктагы һәр тармак үсешендә чагыла.

Үсемлекчелек өлкәсендә заманча технологияләр кертелә, техник парк күзгә күренеп яңарыш кичерә, ит терлек­челегенә махсуслашкан хуҗа­лыкта атлар саны исә йөз башка якынлашкан. Хәер, килә­чәккә йөз тотып эшләүче хуҗалыкта башка күркәм үзгәрешләр, яңалыклар да аз түгел. Мәсәлән, быел гына хуҗалык һәркайсы 600-700 тонна ашлык сыйдырышлы ике келәте, барлык техниканы саклауга кую урыны, күпсанлы бина-корылмалары булган зур база сатып алган. Фәнзил Фәйрүз улының максаты – киләчәктә биредә ит әйбер­ләре, ярымфабрикатлар җи­тештерү буенча зур производство булдыру. Ул очракта инде хуҗалыкның производство куәтләре тагы да югарырак күрсәткечләргә чыгачак. Хәер, әле дә крестьян-фермер хуҗа­лы­гында үстерелгән югары сыйфатлы, экологик яктан чиста үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясе сатылмыйча, яисә сатып алучысын көтеп ятмый. Әйтик, басулардан җыеп алынган уңыш шунда ук Мәләвез элеваторына озатылса, ел саен иткә җибәрелүче егерме баш чамасы эре мөгезле терлек һәм ат итен дә шунда ук сатып алып бетерәләр.
9 августта хуҗалыкта без булганда биредә урып-җыю эшләренең иң кызган вакыты иде. 1230 гектар чәчүлекләре булган крестьян-фермер хуҗалыгында быел 136 гектарда – көзге бодай, 200 гектарда – арпа, 290 гектарда – сабанашлык, 150 гектарда – карабодай, 100 гектарда солы һәм 250 гектарда көнбагыш үстергәннәр.

– Башка күп кенә төбәк­ләрдәге кебек, бездә яңгырлар бөтенләй булмады диярлек түгел. Аннары яздан һәр гектарга 100 килограмм исәбен­нән ашлама кертеп, фәкать югары сыйфатлы орлыклар гына чәчү дә үз нәтиҗәсен бирде. Әйтик, уҗым бодаеның гектар көче уртача – 20 центнер, солыныкы 25 центнер булды. Сабанашлык һәм башка культуралар да сынатмас кебек. Әлбәттә, уңыш былтыргыдан кайтышрак, әмма елына күрә начар димәс идем, – диде, хуҗалыкта эшләр торышы белән таныштырып, Фәнзил Фәйрүз улы.

Урып-җыюны биредә 2019 елда сатып алынган куәтле “Нью-Холланд” комбайны баш­кара. Аны иярләгән тәҗ­рибәле басу батыры Зиннур Вәлитов көнгә якынча 40 гектар мәйданда ашлык ура. Хуҗалык җитәкчесенең энесе, махсус белем алып кайткан яшь белгеч Марсель Чурбаев “ЗИЛ” машинасында ашлыкны басудан келәтләргә өзлексез ташып тора. Ашлыкны басудан келәтләргә һәм Мәләвез элеваторына ташырга шулай ук хуҗалыкның ике “КамАЗ” машинасы (берсе прицеплы) җәлеп ителгән. Җаваплы кампания вакытында аларның берсендә хуҗалык җитәкчесе Фәнзил Чурбаев үзе эшли.

–Бөртеклеләр уңышын урып-җыю август ахырына тәмамланачак. Көнбагыш урагы да егерме көннән артык бармаячак. Моның өчен барлык куәтләр дә әзер, – диде һәр эшнең төгәл башкарылуын ныклы контрольдә тотучы Фәнзил Фәйрүз улы.

Бер үк вакытта хуҗалыкта киләсе ел уңышын хәстәрләү буенча да колачлы эш бара. Аерым алганда, хуҗалыкның тагын бер басу батыры Рамил Вәлитов “К-701” тракторында көн саен 20-25 гектар җирне туңга сөрә. Без килгән көнне бу эшне ул җәмгысы 350 гектар мәйданда башкарган иде.
Хуҗалык җитәкчесенең әтисе Фәйрүз Чурбаев исә тулысынча атлар белән мәш­гуль. Без килгәндә дә ул хуҗалыкның йөз башка якын елкы малын иркен яланга сусыл үлән уртлатырга алып чыккан иде. Әйткәндәй, крестьян-фермер хуҗалыгының печәнлекләре 130 гектар тәшкил итә.

– Быел печән юкарак булды. Шулай да 300 төргәк әзерли алдык, шулай ук былтыргыдан калган 200 төргәк бар. Янә дә 1000 төргәк салам әзерләдек. Бу эшне “МТЗ” тракторында Алик Якупов бүген дә дәвам итә. Кыскасы, кышлату өчен мал азыгы җитәрлек булачак, – диде Фәнзил Фәйрүз улы.

Хуҗалык җитәкчесенең әнисе Гөлсинә Мөдәрис кызы өчен дә кызу көннәр. Шәхси хуҗалыкларындагы мең төрле эш-мәшәкатьләрне башкару белән бергә, басу батырлары өчен җылы аш әзерләү дә аның җаваплылыгында. Хәер, фермер хуҗалыгында гаилә­нең һәр әгъзасы уртак уңышка шушы рәвешле үз өлешен кертмәсә, Чурбаевларның эшләре елдан-ел югарырак күрсәткечләргә чыгып, алга таба бармас иде дә. Бу җәһәттән Юрматы авылының әлеге уңган гаиләсенә барлык ниятләгән максатларының да тормышка ашуын, җитештерү күрсәткечләренең елдан-ел арта баруын телисе килә. Чөнки үзләренең җитештерү куәтләрен арттырып, Чурбаевлар гомум Юрматы авы­лының данын арттыра!

Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас