+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
28 Августа 2023, 05:05

Яңа техника эшне тизләтә

Шуңа да Әлшәй районы игенчеләре урып-җыю кампаниясен тәмамлау алдында тора.

Яңа техника эшне тизләтәЯңа техника эшне тизләтә
Яңа техника эшне тизләтә

Быелгы кыр эшләре барышында районда 72 мең гектарда үстерелгән уңышны җыеп алу бурычы тора иде. Шулардан бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культуралар мәйданы – 43,6 мең, сызма техник культуралар 28,4 мең гектар тәшкил итә. Оператив мәгълүматлардан күренүенчә, август уртасына ук иртә бөртеклеләр мәйданының 60 проценттан артыгы урып-суктырып алынган иде.

– Һава шартларының быелгы кебек корылыклы булуын исәпкә алганда, нәтиҗәләр начар түгел, – ди Әлшәй районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Данир Әхмәдишин. – Язгы басу эшләре оешкан төстә һәм уңайлы агротехник шартларда үткәрелеп, киләсе уңышка ныклы нигез салынды. Әмма табигать көйсезлеген күрсәтте, 8-11 майда, мәсәлән, тоташ район биләмәләрендә үсентеләрне кырау сугу күзәтелде. Һава температурасы нормадан 3-5, аерым урыннарда 7 градуска түбән булды. Июнь ахырында һәм июль башында районның күп кенә төбәкләрендә эссе коры һаваның да бөртеклеләр уңышына тискәре йогынты ясавын билгеләр идем. Аерым басулар бигрәк тә зур зыян күрде – алар Гадәттән тыш хәлләр буенча комитет тарафыннан тикшерелеп, махсус ачыкланды. Мәсәлән, үсентеләр тоташы белән һәлак булган басулар да күп кенә. Корылык зыян салган басулар арасында бодай, арпа мәйданнары да бар. Нәтиҗәдә, Әлшәйнең дә чәчүлекләре корылыктан зыян күргән районнар исемлегенә кертелүе аяныч, әлбәттә. Ләкин уңыш өчен көрәштә кулдан килгәннең барысын да эшләдек, дип ышанычлы белдерәм. Урып-җыю эшләре тәмамлануга барганда монысы аеруча мөһим, Әлшәй игенчесе быел да сынатмады.
Быелгы бөртеклеләр урагында район басуларында 90ннан артык комбайн эшли, соңгы чорда республика машина-технология станцияләреннән дә техника җәлеп ителде. Тоташ алганда, һәр комбайнга 519 гектар мәйдан туры килә. Урып-җыю эшләре барышында хәвефсез­леккә, янгынга каршы чараларга да зур игътибар бирелде.
Район буенча җыелган гомум ашлык күләмендә уҗым культуралары өлеше саллы гына килеп чыккан – барлыгы 21 мең тоннадан артык, бу тулай ашлык җыемының яртысыннан күбрәге дигән сүз. Шул ук вакытта, уҗым бодае һәм арышның уртача гектар куәтенә дә уңай йогынтысы зур – һәр гектардан 32 центнер тирәсе уңыш алынган.
Хәзерге вакытта исә бөтен көч сабанашлык бөртеклеләрне җыеп алуга юнәлтелгән, биләгән мәйданнарның яртысында уңышны җыеп алганнар. Атап әйткәндә, бодай, мәсәлән, барлык мәйданнарның дүрттән бер өлешендә суктырылган – гектардан уңыш 17 центнер тәшкил итә. Гомумән, сабанашалык культураларының быел уңышы көтел­гәннән түбән, арпа гектардан 20 центнер бирә.
Матди-техник базасы Дим авылында урнашкан “Агро-МТС” җәмгыяте районда мәйданы буенча уртача хуҗалык исәп­ләнә, аның эшчәнлегендә төп юнәлеш булып басучылык тора. Иген һәм сызма культуралар үстерүгә махсуслашкан хуҗалыкта бөртеклеләр быел 1500 гектарда үстерелгән. Баш агроном Ренард Мәүлетов әйтүенчә, урып-җыю эшләре биредә дә тәмамлану алдында, атап әйткәндә, игеннәрнең 85 проценты җыелган. Әлеге вакытта сабанашлык культураларыннан арпаны соңгы гектарларда игәләр, аннары бодай басуына күчү каралган. Һава торышы уңай булса, ике-өч көн дигәндә басуларда эшне төгәлләргә исәп тоталар.
Тоташ алганда, урып-җыюны өч ашлык комбайны һәм ике “КамАЗ” автомашинасы ярдәмендә башкарып чыкканнар хуҗалыкта. Баш агроном комбайнчылар Илшат Касбулатов, Тимур Сираҗетдинов һәм Венер Котлы­баевның фидакарь хезмәте турында бик тә югары фикердә, ни өчен дигәндә, бу төбәк игенчеләре йөкләтелгән эшкә бик тә җаваплы карап, урып-җыюны тиз тотарга күнеккән. Басудан ашлыкны ындыр табагына ташучы шоферлар Вадим Зәйдуллин белән Руслан Зәйнуллин турында да шулай дип әйтеп булыр иде. Ә алар шактый тыйнак егетләр булып чыкты – урак чорында югары җитештерүчәнлекне “КамАЗ”ларның төзек булуы, көйле эшләве белән аңлатты.
Әйткәндәй, дөрес сүзгә җавап юк. Гомумән, “Агро-МТС” хуҗалыгында күпчелекне заманча яңа техника тәшкил итә. Ашлык комбайннары, мәсәлән, һәммәсе төзек, чөнки берничә сезон гына эшли, аларның техник мөмкинлекләре дә зур. Тоташ алганда, Әлшәй районында авыл хуҗалыгы техникасы паркы даими яңартылып тора. Быелгы уракта дистәләгән яңа ашлык комбайны катнашуы да моңа ачык дәлил.
“Агро-МТС”ның ындыр табагында да эш көйле бара. Мөдир Тимерхан Касбулатовның хезмәтне оештыру сәләте сизелеп тора – кайтарылган ашлык тиз арада эшкәртелеп, саклагычларга урнаштырыла. Монда инде ашлык төяүче механизатор Рәшит Амангулов һәм шофер Мансур Муфтаховның саллы хезмәт өлешен билгеләү мөһим.
Төбәктә җыелган ашлыкның кадере зур, аны саклу өчен җиткелекле куәтләр булдырылган. Хуҗалыкларда 21 ындыр табагы исәпләнә, 74 берәмлек ашлык амбарының техник куәтләре 82 мең 440 тонна тәшкил итә. Районда ашлык кабул итүгә һәм саклауга махсуслашкан Аксен һәм Раевка элеваторлары бар. Соңгысында быелгы уракта 24 мең тонна ашлык кабул ителгән, элеватор исә 53 мең тонна ашлык сакларга сәләтле.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас