

Табигатьтә — көннең елны туйдырыр мизгелләре. Республикабыз басуларында урып-җыю эшләре дәвам итә. Ул Чишмә районында да көйле бара. Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Эрнес Кәримов әйтүенчә, күп хуҗалыклар инде эшне тәмамлаган, ә кайбер басуларда әле дә комбайннар гөрелтесе тынмаган.
— Язгы салкыннар бераз кәефне кырды, әлбәттә, — ди Эрнес Әлфир улы. — Ләкин җәй яхшы килде. Бүген эшләребез бик әйбәт, дия алабыз. Соңгы яңгырлар бик ярдәм итте, уңыш мул. Халык бердәм эшли.
Быел чишмәлеләр 46,8 мең гектардан ашлык һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышын җыеп алырга планлаштыра. Бүгенге көнгә бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган мәйдан 34695 гектар (74,1 процент), тулаем җыем 88914 тонна тәшкил итә, уңыш — гектарыннан 25,6 центнер.
Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе иң югары уңыш үстергән хуҗалыкларны да билгеләп үтте. Алар — “Нерал-Чишмә” (уртача уңыш — гектарыннан 29,8 центнер), “Нурис” (29,1 центнер), “Башкир-Агроинвест” (27,8 центнер), “Агропромбизнес” (25,8 центнер) җәмгыятьләре.
Эрнес Кәримов ассызыклавынча, быел район хуҗалыклары 15500 гектарда көзге культуралар чәчәргә планлаштыра (узган елдагыга карата 24 процентка күбрәк). Бүгенгә шуның 3282 гектары чәчелгән — планга карата 21 процент.
Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе әйтүенчә, районда җитәрлек күләмдә печән (5500 тонна), сенаж (15600 тонна) хәзерләнгән, силос салу дәвам итә.
Ләйсән Якупова.
***
Районның Киров исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативының урып-җыю комплексында дүрт ашлык җыю комбайнында, өч “КамАЗ” йөк автомобилендә һәм ындыр табагында 14 кеше тырышып эшли.
Районның эре хуҗалыкларының берсе булган Киров исемендәге кооперативында бу кояшлы көннәрдә урып-җыю кызганнан-кыза, кырларда һәм ындыр табагында эш кайный, келәтләргә яңа уңыш ашлыгы салына. Авыл уңганнары быелгы уңышның яртысыннан артыгын инде урып-җыйган. Әлегә һәр гектардан уртача төшем 20 центнер тәшкил итә. Әмма урып-җыю эшләре ахырына бу мөһим һәм төп күрсәткеч югарырак булачак.
Әле бу хуҗалыкта өч йөз гектарда арпа уңышын җыялар. Комбайнчылар Александр Тихонов, Геннадий Тихонов, Егор Ефремов, Александр Семенов, “КамАЗ” шоферлары Сергей Тихонов, Виталий Митрофанов һәм Андрей Алексеев аеруча тырышып эшлиләр.
Гомум эшкә көйле ритмны, узган еллардагы кебек үк, әлеге авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Александр Тихонов бирә. Урак чорында ул “Дон-1500” комбайны руле артына үзе утыра, шул ук вакытта хуҗалык белән җитәк-челек итүне дә дәвам итә. Кырда аның төп ярдәмчеләре – ике улы.
Районның барлык комбайнчылары арасында иң яхшы ашлык суктыру күрсәткече менә инде күп көннәр Геннадий Тихоновта. Бу күр-сәткеч 9107 центнер тәшкил итә.
– Мәктәптән соң Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем, һөнәр үзләштердем һәм туган хуҗалыгыма механизатор булып кайттым, – дип ачылып китте төшке аш вакытында Геннадий Александрович. – 2010 елда отпуск алдым һәм сигез айга Герма-ниягә стажировкага бардым. 2011-12 елларда 21нче аерым мотоукчылар бригадасында хезмәт иттем.
Авыл хуҗалыгы кооперативында механизаторларның һәркайсы универсаль һәм теләсә кайсы техникада эшли ала. “КамАЗ” автомобилендә дә, “МТЗ-82” тракторында да йөрергә туры килә. Язгы кыр эшләрендә куәтле “Т-150 К” тракторында “Агратор-9000” чәчү комплексы белән эшләдем. Гомумән алганда, төрле авыл хуҗалыгы культураларын тугыз йөз гектардан артык мәйданда чәчтем. Ә менә хәзер чәчелгән һәм уңган барлык культураларны югалтусыз җыеп алырга тырышам.
Быел хатыным Анастасия Евгеньевна белән гаилә коруыбызга ун ел тула. Тугыз яшьлек улыбыз Семен һәм биш яшьлек кызыбыз Дарья үсеп киләләр. Өч ел элек әти-әниләр ярдәме белән ике катлы уңайлы күркәм йорт төзе-дек. Шулай булгач, без кайда тудык – шунда кендегебез береккән. Җир – ул безнең туендыручыбыз!
Владимир СМОЛОВ.