+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
4 сентябрь 2023, 10:36

Башкортстанда 2,5 миллион тонна ашлык җыеп алынган

Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов атна саен узда торган оператив киңәшмәдә төбәктә урып-җыю барышының яңартылган статистикасын китерде.

Башкортстанда 2,5 миллион тонна ашлык җыеп алынганБашкортстанда 2,5 миллион тонна ашлык җыеп алынган
Башкортстанда 2,5 миллион тонна ашлык җыеп алынган

Башкортстанда урып-җыю кампаниясе республиканың 14 районында тәмамланган диярлек, анда мәйданнарның 70 проценттан артыгы җыелган. Тагын 27 районда чәчүлек мәйданнарның яртысыннан артыгы җыелган.

Илшат Фазрахманов китергән мәгълүматлар буенча, бөртекле һәм кузаклы культуралар буенча эшләр 73 процентка тәмамланган. Тулай җыем - 2 миллион 500 мең тонна. 1 миллион 240 мең гектарда ашлык суктырылган, бу планның 72 процентын тәшкил итә. Тагын якынча 1 миллион тонна ашлык җыеп алыначак. Уртача уңыш - һәр гектардан 19,6 центнер.

Республикада көзге культуралар чәчү, туфрак эшкәртү һәм шикәр чөгендере алуга әзерлек дәвам итә. Уҗым культуралары 240 мең гектарда (планнан 40 процентка артык) чәчелгән.

Фото: республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте

Автор:Денис Таваев
Читайте нас