Республикада урып-җыю эшләре акрынлап ахырына якынлаша. Быел уңыш былтыргы кебек үк күп булмаса да, авыл хуҗалыгы эшчәннәре борчылырга урын юклыгын билгели. Әйе, мул уңыш алу аграрийларның тырышлыгына гына түгел, һава торышына да бәйле шул. Шуңа да алар кояшлы көннәрнең һәр сәгатен файдаланып калырга тырыша.
Иглин районында бүгенгә 11 хуҗалыкта бөртекле культураларны җыюны тәмамлаганнар. Техник культуралар урагы да кызу бара. Мәсәлән, И. Рәшитовның крестьян-фермер хуҗалыгында горчица 50 гектарда чәчелгән иде. Уңыш гектардан 3 центнер тәшкил иткән.
Урып-җыю белән беррәттән, уҗым культураларын чәчү дә дәвам итә. Әлегә арыш 358 гектарда, бодай — 62, тритикале 20 гектарда чәчелгән.
31 августка булган мәгълүмат буенча, быел биредә уңдырышлык гектардан 17,1 центнер тәшкил итә.
— Сабанашлык культураларын җыю буенча да экваторны уздык. Җәйнең соңгы көненә булган мәгълүматлар буенча, алар 6376 гектарда чабылды, 6351 гектарда суктырылды. Уңыш һәр гектардан 18,5 центнер тәшкил итә.
Язның салкын килүе уңышка да йогынты ясады, әлбәттә. Аннары җәй башындагы суыклар да яңа гына башын төрткән культураларга зыян салды. Бу бераз кәефне төшерде. Әмма соңрак һава торышының яхшыруы әлеге уңышка үз өлешен кертте. Ничек булса да, борчылырга урын юк, — ди район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Альбина Гайнанова.
Бүген аграрийларның иңендә үстерелгән уңышны югалтусыз җыеп алу бурычы тора. Бу һава торышына да, техниканың төзеклегенә дә, башка үзенчәлекләргә дә бәйле. Әмма уңышның югары булуы барыннан да бигрәк биредә эшләүчеләрнең тырышлыгы җимеше. Менә монысында егетләребез сынатмый.
— Таңнан кичкә кадәр дә эшләргә әзер без. Яңгырлар гына озайлы булмасын, — ди алар.
Гөлия Гәрәева.