+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
8 Сентября 2023, 08:20

“Амазоне” сынатмый!

“Дружба”да уҗым культураларын куәтле техника чәчә.

“Амазоне” сынатмый!“Амазоне” сынатмый!
“Амазоне” сынатмый!

“Дружба” хуҗалыгының баш агрономы Наил Гайнуллин белдерүенчә, игенчелек өчен көзге бодайның сынал­ган сортлары (“новоершовская”, “скипетр”) сайланган. Әлеге сортлар югары уңыш бирә, алар авыруларга һәм үзгәрүчән һава шартларына чыдамлыгы белән аерылып тора.

– Уҗымнар яхшы кышласын һәм мул уңыш бирсен өчен чәчәр алдыннан орлыкларны махсус препаратлар комплексы кушып агулыйбыз. Минераль ашламалар кертү, өстәмә тукландыру – шулай ук мәҗбүри агротехник алымнар. Нәтиҗәдә, безнең хуҗалыкта көзге чәчүлекләрнең үлүе күзәтелми.
Көзге чәчүдә ике “Амазоне” комплексы тәүлек әйләнәсенә эшли. Аларның берсендә тәҗрибәле механизатор Радмир Шахмаев эшләсә, икенчесендә Виктор Клюгин хезмәт куя. Өлкән игенчеләр белән беррәттән, яшь егет Герман Живаев та тырышып эшли. Ул чәчү комплексын орлык һәм ашламалар белән тутырып тора. Аларны басуга Максим Ефимов “КамАЗ” машинасында ташый.
Аның абыйсы Александр “КамАЗ” автомобилендә икенче чәчү звеносы составында хезмәт куя, анда механизаторлар Андрей Елисеев һәм Альберт Бәдретдинов алмашлап эшли.
Чәчү комплекслары югары җитештерүчәнлек белән эшли, сменада һәркайсы – 80 гектарга кадәр, ә тәүлегенә 180 гектарга якын чәчә.

Людмила ПЫЛАЕВА.
Стәрлетамак районы.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас