Хуҗалыкта урып-җыю эшләрен төгәлләп, көзге культураларны вакытында чәчеп, хәзерге вакытта җир сөрәләр. Биредә күп еллар дәвамында механизаторлар һәм хуҗалык белгечләреннән торган бердәм коллектив тотрыклы эш күрсәтә.
Игенчеләр быел 1500 гектардан артык мәйданда бөртеклеләр уңышын җыеп алды.
Урып-җыюда Илгизәр Талипов җитәкчелегендәге тәҗрибәле комбайнчылар эшли. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда, әмма туган хуҗалыгына ярдәм итәргә булган. Ярдәмчесе Радис Махиянов белән бергә алар “Нива” комбайнында ашлык суктырган. “Вектор”ларда Фәрит Зәйнуллин һәм Илнур Сәхәветдинов, “Дон-1500” комбайнында Рәмзил Иликәев хезмәт куйганнар.
Шоферлар Рәдиф Иликәев, Фәһим Махиянов һәм Тәлгать Шәяхмәтов басулардан ашлык ташыган. Ремонт таләп ителсә, эретеп ябыштыручы Фидан Сәламов ярдәмгә килгән.
Амбарга ашлыкны Булат Мөхәммәтҗанов кабул итсә, аны “ОВС-20” җиһазларында Рәмзит Шәмсетдинов чистарта. Игеннәрне җыю да, уҗым культураларын чәчү дә хуҗалыкта бер үк вакытта диярлек үткәрелә. Орлыкны хәзерләү, агулау белән Салават Төхвәтуллин шөгыльләнә. Складка кергән ашлык исәбен мөдир Фәүзия Арсланова алып бара.
Комбайнчылар эшен тәмамлагач, басуга механизатор Рафаэль Җиһангиров чыга. Ул салам җыя. Шунысы куанычлы, тәҗрибәле механизатор белән бергә яшь коллегасы Никита Жнейкин да эшли. Өлкән буын игенчеләрен алыштырыр яшьләр килүе сөенечле, әлбәттә. Алдагы елларда да шулай дәвам итәр дип, ышанасы килә.
Ә инде прессланган тюкларны Рәдиф Иликәев, Азат Ибәтуллин, Рөстәм Кайбышев һәм Зиннур Сәгаутдинов “КамАЗ” машиналарында терлекчелек фермаларына ташыган.
Ашлык җыеп алынган басуларны эшкәртергә тракторчы Роман Ахаев һәм Реваль Әбелгатин чыга.
Көзге культуралар өчен бүленгән басуларда
“Т-150” тракторында механизаторлар Реваль Әбелгатин һәм Владислав Озерин чәчә. Орлыкларны Зиннур Сәгаутдинов ташыса, Руслан Сәламов һәм Рамил Аллагуатов та үз эшен җиренә җиткереп башкаралар.
– Быел уңыш көтелгәннән кимрәк. Моның сәбәбе – эссе, коры һава торышы. Барлык игенчеләр дә бергәләп, оешкан төстә эшләде, үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алуга ирештек. Барлык эшләрне үз көчебез белән, читтән эшчеләр җәлеп итмичә башкардык. Хәзер көзге культураларны чәчүгә керештек. 400 гектар мәйданда – көзге арыш, 80 гектарда – көзге арыш белән вика, 120 гектарда көзге бодай чәчелде, – ди “Илчегол” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының баш агрономы Әхәт Шәрипов.
Татьяна СЕМЕНКО.
Миякә районы.