

Илнең аграр хуҗалыкларында быел сөт җитештерү яңа биеклеккә күтәрелде. Узган елга кадәр үсеш әллә ни югары булмаса да, ул быел бу тармакта күрсәткечләрне үстерүдә ышанычлы старт мәйданчыгы булды. Бу елның беренче яртысында, мәсәлән, илдә товар сөте җитештерү күләме, узган елның шул чорындагы белән чагыштырганда, 3,2 процентка артып, 16,6 миллион тоннага җитте. Ил төбәкләре арасында тулай җитештерүне арттыруга зур өлеш кертүчеләр арасында Башкортстан да бар.
Күптән түгел Авыл хуҗалыгы министрлыгы республикада узган җиде айдагы сөт җитештерү рейтингына йомгак ясады. Аграр ведомство белешмәсеннән күренүенчә, шушы вакыт эчендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары тарафыннан 467,5 мең тонна товар сөте җитештергән. Узган елның шул чорындагы белән чагыштырганда, үсеш 102,8 процент тәшкил итә. Әлеге күләмнең 75,6 проценты, ягъни 353,6 мең тоннасы — авыл хуҗалыгы предприятиеләре өлеше.
Аграр хуҗалыклардагы җитештерүдә муниципаль районнар арасында беренче урында — чакмагышлылар. Биредә ел башыннан 45 мең тонна сөт чималы җитештерелгән. Алардан соң Илеш һәм Авыргазы (һәркайсы 28әр мең тонна), Дүртөйле, Стәрлетамак һәм Ярмәкәй (24-20 мең тонна) районнары килә.
Чакмагыш районы сөт җитештерүдәге лидерлыгын байтак еллар тотрыклы саклый. Биредә токымчылык эшенә һәм сыйфатлы мал азыгын күбрәк хәзерләүгә мөһим игътибар бирелә. Әйтергә кирәк, чакмагышлылар җәйләү чоры мөмкинлекләрен дә нәтиҗәле кулланырга тырыша. Чөнки арзан һәм керемле чималның яртысыннан күбрәге шушы чорда җитештерелә. Бу көннәрдә район хуҗалыкларында, урак мәшәкатьләре белән беррәттән, терлекчелек тармагын кышлату чорына әзерләү дәвам итә. Аерым хуҗалыклар узган атналардагы яңгырлардан соң өлгергән мал азыгы культураларын җыя башлады.
— Райондагы 10 хуҗалыкның җидесе токымчылык белән шөгыльләнә, — ди район хакимияте башлыгы урынбасары Илгиз Ихсанов. — Әлбәттә, сөт җитештерүдә токымлы малларның күбрәк булуы мөһим роль уйный. Быел “Победа” һәм Ленин исемендәге кооперативлар иллешәр баш яшь таналарны көтүгә кушты. Соңгы елларда токымлы малларны районнан читкә сату кимеде. Хуҗалыклар, нигездә, үзебездәге-ләрдән сатып алуны өстен күрә.
Бу көннәрдә районда көненә уртача 210 тонна сөт җитештерелеп сатыла. Авыл хуҗалыгы идарәсе әзерләгән мәгълүматка караганда, узган җиде айда, былтыргы шушы чордагы белән чагыштырганда, 6,4 мең тонна чамасы сөт күбрәк савылган. Шунысы да игътибарга лаек: узган елгы дәрәҗәдән савым сыерлары саны 195 башка кимүгә карамастан, чимал җитештерү арткан. Димәк, малларның продуктлылыгы күтәрелгән. Терлек саны кимү аерым аграр предприятиеләр эшчәнлеген үзгәртеп кору һәм савым сыерларын югары продуктлы яшь таналар исәбенә киметү белән бәйле. Чимал җитештерүне арттыруда “Герой”, “Базы”, “Байбулат”, “Алга” һәм Ленин исемендәге хуҗалыкларның өлеше зур.
Узган елда район хуҗалыклары 66 мең тонна сөт җитештергән иде. Быел бу күрсәткечне 70 мең тоннага җиткерү бурычы куела. Югары максатларга ирешү өчен алшартларның ныклы булуына ышана чакмагышлылар.
Ленин исемендәге кооператив — районда иң күп сөт җитештерүче хуҗалыкларның берсе. Биредә 1200 баш сыер малы, шул исәптән 552 баш савым сыеры асрала. Токымлы маллар үрчетергә махсуслашкан аграр предприятиенең төп кереме дә терлекчелектәге җитештерүгә бәйле. Шуңа күрә дә ленинлылар кышлату чоры тәмамлану белән җәйләү чорында арзан сөтне күбрәк җитештерү һәм көзгә кадәр сыйфатлы мал азыгын җитәрлек туплап калу бурычын куя. Быелгы җәй районның корылыкка ешрак бирелүче әлеге төбәге өчен икеләтә катлаулы булды. Явым-төшемнең аз булуы игенчелеккә түгел, мал азыгы үстерелгән плантацияләргә дә шактый зыян салды.
— Без инде табигать көйсезлекләренә күнегеп кенә түгел, аңа каршы торырга да өйрәнә башладык, — ди кооператив рәисе Фәнил Гәрәев. — 2021 елгы корылык терлекчелек өчен авыррак булды. Ә узган елда һәр баш малга 60 центнер исәбеннән азык туплаган идек. Җәй коры килсә дә, әле август уртасына ук 28әр центнер хәзерләп өлгердек. Монысы да начар түгел. Кышлатуга җитәрлек күләмдә азык белән аяк басачакбыз. Узган атналардагы яңгырларга бик куандык. Кукуруз плантациясендә үсентеләр күзгә күренеп күтәрелде. Якынча исәпләүләргә караганда, кооперативтагы һәр малга 40ар центнер азык берәмлеге тупланачак.
Белешмә. Хуҗалыкта урак эшләре дә уңышлы дәвам итә. Кооператив җитәкчесе быел ашлыкның тулай җыемының кимендә 30 мең центнерга җитәчәген фаразлый. Әйткәндәй, амбарда узган елгы уңыштан калган 21 мең центнер ашлык саклануы да “тыл”ның ышанычлы булуын күрсәтә.
Колхоз чорында хуҗалыкның һәр дүрт авылында да ферма бар иде. Заманы өчен ул үзен аклый да иде. Беренче чиратта, һәр авылда халыкны эш белән тәэмин итүдә терлекчелек фермалары мөһим роль уйнады. Продукцияне арзанрак чыгымнар белән күбрәк җитештерү максаты куелгач, кооперативта әлеге эшчәнлекне үзгәртергә булдылар. Башка авыллардагы бәләкәй фермаларны үзәккә — Яңа Балтачка тупларга карар иттеләр.
Яңа Балтачтагы сөтчелек фермасы — заманча комплекс. Зур һәм иркен өч корпуста заманча хезмәтләндерү технологиясе кулланыла. Узган елда янәшәдә дүртенче корпуска нигез салынган иде. Хәзер элекке ферма чын мәгънәсендә терлекчелек “шәһәрче”генә әверелгән.
— Хуҗалыкта җитештерүне арттыру программасы кысаларында төзелде бу корпус, — ди кооператив башлыгы. — Сентябрьдә яңа бинага терлекләр кертеләчәк. Савым сыерларын 100 башка арттырып, аларны кимендә 650гә җиткерү бурычын куйдык. Кооперативның токымчылык репродукторы статусына ия булуы көтүне үзебезнең таналар исәбенә тулыландырырга ярдәм итәчәк.
Белешмә. Әлеге вакытта ленинлылар көн саен 9,1 тоннадан күбрәк сөт сата. Күрсәткеч узган елдагы дәрәҗәдә саклана. Чималның килограммын 28 сум белән Бәләбәй сөт эшкәртү предприя-тиесенә озаталар. Узган ел йомгаклары буенча кооператив, җи-тештерелгән һәм сатылган сөт күләменә бәйле, Хөкүмәттән 1,5 миллион сум субсидия алган.
Авылда әле эшләрнең иң кызу, җаваплы мәле. Урып-җыю мәшәкатьләре белән бергә мал азыгы хәзерләү кампаниясе дә дәвам итә. Күпьеллык үләннәрнең икенче чабымына да өмет зур. Кәҗә үләне, люцернаның массасы артачагына да ышаныч бар. Кооперативның баш зоотехнигы Венер Шәрифуллин сүзләренә караганда, беренче чабымнан нибары 300 тонна печән алынган, ә узган елда бу күрсәткеч 1200 тоннага җиткән булган.
— Терлекчелек — кооперативның ел әйләнәсенә керем бирүче тармагы, — ди ул. — Хуҗалыктагы еллык керемнең 70 проценты ит-сөт җитештерүгә бәйле. Уртача айлык хезмәт хакларын арттыру өчен дә күбрәк җитештерергә, сатарга кирәклеген аңлап эш итәбез. Әйткәндәй, быел ел башыннан кооперативта уртача хезмәт хакы, 15 процентка артып, 31,4 мең сумга җитте.
Дүрт авылны берләштергән кооперативта 80 кеше төрле тармакларда көч сала. Фәнил Фәрит улы, хуҗалыкта нинди генә камил, алдынгы фәнни казанышлар кулланылса да, алар биредә гомер бакый күмәк хуҗалыкта эшләүчеләр санының кимүенә китермәскә тиеш, дигән фикердә. Шул рәвешле җитәкче эшче көчләрне генә түгел, авылларны да таралудан саклап калырга тырыша.
Олег Төхвәтуллин.
Чакмагыш районы.