

Гомумән алганда, 280 мең гектар мәйданнарда эшләрне төгәллисе калган. Нигездә бу - карабодай, тары һәм кукуруз. Бу хакта Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов атна саен уза торган оператив киңәшмәдә белдерде.
Уҗым культураларыннан 678,4 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - гектарыннан 23 центнер. Язгы бөртеклеләрнең уңышы быел: солы - гектарыннан 16,7 центнер, арпа - гектарыннан 20,3 центнер; бодай - гектарыннан 18,6 центнер, карабодай - гектарыннан 10,2 центнер.
Бөртеклеләрне суктыру буенча, гадәттәгечә, Стәрлетамак районы алда бара - игенчеләр 180 мең тоннадан артык уңыш җыеп алган. Шулай ук Авыргазы (130 мең тонна), Кырмыскалы (127 мең тонна), Дәүләкән (109 мең тонна) һәм Чишмә (109 мең тонна) районнарында да 100 мең тоннадан артык ашлык суктырылган.
Уңдырышлылык буенча алдынгылар: Кырмыскалы (гектарыннан 29 центнер), Чакмагыш (гектарыннан 28 центнер), Авыргазы (гектарыннан 27 центнер), Стәрлетамак һәм Чишмә (гектарыннан 25 центнер) районнары.
Хәзер май культураларын җыю бара.
Фото: bashinform.ru