

Әбҗәлил районының Үтәгән авылы тирәсендә урындагы халык елгадан 65 яшьлек ир-егетнең мәетен чыгарган. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, елганы бүрәнә ярдәмендә кичеп чыгарга омтылганда ир-егет, әйләнеп китеп, башы суда килеш эленеп калган. Мондый хәлдә аны урындагы халык тапкан. Мәетне судан чыгарганнар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Әлеге вакытта вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
Фото: Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте
Фото: wikimapia.org